Коронавирус таралу сәбәпле үзизоляция чорында Чишмә районында халыкка азык-төлек, дарулар һәм башка әйберләр илтеп бирү оештырылды.
– Бу эшкә безнең хезмәткәрләр дә кушылды. Без чит илләрдән, Мәскәүдән һәм башка шәһәрләрдән кайтучыларга шалтыратып, аларның ике атналык мәҗбүри үзизоляциядә булу-булмаулары, аларга нәрсәләр кирәк булуы турында сорашып белештек. Вакыт-вакыт мондый исемлекләрдә ике меңнән артык кеше булды, ә безгә һәркем белән элемтәгә керергә кирәк иде.
Аларга азык-төлек һәм башка товарлар илткәндә хезмәткәрләребезне, һичшиксез, битлекләр, перчаткалар һәм йогышсызландыру чаралары белән тәэмин иттек, – диде «Радуга» үзәге автоном коммерцияле булмаган оешма директоры Ринат Мәгъсүмов.
Аның сүзләренә караганда, хәзер халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге элеккеге эш режимында эшли һәм 380 кешегә хезмәт күрсәтә, алар арасында пенсионерлар, төрле категория инвалидлар, хроник авырулары булган затлар да бар. Аларны 21 социаль хезмәткәр хезмәтләндерә.
– Социаль хезмәткәрләребезнең эш тәҗрибәсе зур. Алар үз вазифаларына бик җаваплы карыйлар һәм хезмәт сөючәннәр. Күңел биреп эшләүләре күренеп тора. Чөнки үз эшеңне яратып башкарырга кирәк бит. Бер социаль хезмәткәр хәтта 10 һәм аннан да күбрәк әби-бабай өчен дә җаваплы, – дип билгеләп үтте директор урынбасары Гөлнара Габидуллина. – Асылда исә, бездә күбрәк 45 яшьлекләр эшли, әмма 58 яшьтән өлкәнрәкләр дә бар.
Болар – Чукраклыдан Гөлфирә Әхмәтҗанова (быел аңа 60 яшь тула), Алкин-2дән 61 яшьлек Әлфия Маликова.
Үзәк пенсияләре яшәү минимумыннан түбәнрәк булганнарга, ягъни керемнәренең суммасы 12232 сумнан артмаганнарга түләүле, шулай ук бушлай хезмәт күрсәтә.
– Социаль хезмәтләр өчен түләүне тариф буенча алабыз, мәсәлән, азык-төлек сатып алып илтеп биргән очракта бер төр хезмәт өчен 32,60 сум. Беренче дәрәҗәдәге кирәкле товарлар, шул исәптән санитария һәм гигиена чараларын илтеп биргән өчен шул ук тариф буенча түләнелә. Без көнкүрештә дә булышабыз – чүп-чар түгәбез, ашарга әзерлибез, азык-төлек яки дарулар сатып алабыз. Алар белән төрле темаларга сөйләшеп утырырга да туры килә, чөнки өлкән яшьтәгеләр аралашуга мохтаҗ. Шулай ук медицина һәм хокукый хезмәтләр күрсәтелә. Безгә «Гаилә» үзәге аша мөрәҗәгать итәләр, анда аларга нинди хезмәтләр кирәклеге, социаль хезмәткәрләрнең нинди көннәрдә килүе турында килешү төзелә. Социаль хезмәткәрләр ярдәмгә мохтаҗлар янына атнага ике тапкыр бара, – дип сөйләде Гөлнара Нур кызы.
Аның сүзләренә караганда, алар сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалары булган әниләргә дә ярдәм итәләр.
– Социаль хезмәткәрләр даими рәвештә квалификацияләрен күтәрәләр, үз эшләрен намус белән башкаралар. Пенсионерлар аларга ияләшеп беткән, эштән китәргә булсалар, алар өчен борчылалар, калырга үгетлиләр. Биредә, мәсәлән, Анна Козловская һәм Резида Вахитова кебек, оешма ачылганнан бирле эшләүчеләр дә бар. Анна Евгеньевна 1998 елның апреленнән бирле эшли, ә Резида Фәиз кызы аңардан бер ай элегрәк урнашкан иде, – дип сүзен йомгаклады Ринат Әгъләм улы.