Чишмэ
+6 °С
Облачно
Гомуми мәкаләләр
18 Декабря 2020, 08:42

Коронавирустан вакцина турында дүрт төп уйдырма

Узган атнада Башкортстанга коронавирустан күптән көтелгән «Спутник V» вакцинасының икенче партиясе – барлыгы 1200 ампула кайтарылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Прививканы, беренче чиратта, табибларга һәм укытучыларга, ягъни кешеләр белән турыдан-туры эшләүчеләргә ясаячаклар.
Алда торган вакциналау күп кенә имеш-мимешләр һәм уйдырмалар тудырды.
Бу язмада нәрсә дөрес, ә нәрсә дөрес түгел икәнлегенә ачыклык кертәбез.
Вакцина бушлай! Алдакчылардан сакланыгыз!
Әлеге тема белән төрле мошенникларның һәм алдакчыларның да ныклап кызыксыначагын көтәргә кирәк. Алар картларның фатирлары һәм йортлары буенча йөреячәк һәм өч тапкыр кыйммәтрәккә «блат буенча» «артып калган» вакциналарны сатып алырга тәкъдим итәчәк. Ышанмагыз! Ә андый хәлгә тарыйсыз икән – полиция чакыртыгыз. Юкса, ким дигәндә, акчагызны, ә тагы да куркынычрагы – сәламәтлегегезне югалтачаксыз, чөнки аларның сезгә нәрсә сатарга маташуы билгесез.
Коронавирустан прививка бушлай! Бу хакта дәүләт башлыгы да күп тапкырлар белдерде. Киңкүләм мәгълүмат чаралары язган ике яки биш мең сум – ул сату бәясе, ягъни дәүләт аны шушы суммага җитештерүчеләрдән сатып ала. Кешеләргә түләргә кирәкми!
Киңкүләм вакциналау башлангач (ә бу инде тиздән), прививканы дәүләт поликлиникаларында теләге булган һәркемгә эшләячәкләр! Инъекция аерым шартларда саклана, аны тартмага салып киштәгә куярга ярамый, шуңа күрә бернинди «артык» һәм «калдык» вакциналар була алмый – барлык ампулалар да кулланылышка кертелә.
Бу бик мөһим! Үзегезне алдарга юл куймагыз! Бу хакта туганнарыгызга, якыннарыгызга, бигрәк тә өлкәннәргә җиткерегез!
Вакциналаудан соң бер айдан артык алкоголь кулланырга ярамый
Чыннан да, баштарак уколдан соң 21 көн дәвамында алкоголь кулланырга ярамый, дигән мәгълүмат булды, ә вакцинаны ике тапкыр эшләтергә кирәк булуын исәпкә алганда, «коры закон»ның гамәлдәге вакыты 42 көн килеп чыга. Башкортстанда тулы бер коллективның вакциналаудан баш тарту очраклары булды да инде, соң «тиздән Яңа ел бит!». Шампан шәрабыннан һәм башка эчемлекләрдән башка нинди Яңа ел ди инде ул!
«Спутник V» вакцинасын эшләүчеләр исә асылда сүз башка нәрсә хакында баруы турында белдерде.
– Вакциналау вакытында алкогольне тулысынча тыю турында сүз бармый! Дөрес, организм иммунлаштыруга әзер булсын өчен спиртлы эчемлекләр куллануны чикләргә кирәк, бу барлык прививкалар вакытында да стандарт тәкъдим. Шуңа күрә дә без һәр уколдан соң өч көн дәвамында алкоголь кулланудан тыелырга киңәш итәбез, – диде Гамалея исемендәге Фәнни-тикшеренү үзәге директоры, Рәсәй фәннәр академиясе академигы Александр Гинцбург.
Прививкадан соң кешеләр авырый
«Спутник V» – ул дөньяда COVID-19 вирусына каршы беренче вакцина, Сәламәтлек саклау министрлыгы аны август уртасында теркәгән. Препаратны Н. Ф. Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология дәүләт тикшеренү үзәге эшләгән. Җәйге чорда вакцинаны үз теләге белән кадаткан 18 яшьтән 60ка кадәр яшьтәге кешеләрдә тикшеренүләрнең ике стадиясе дә уңышлы узган, нәтиҗәдә, аларда иммунитет һәм антитәнчекләр формалашкан. Клиник тикшеренүләр анализы вакцинаның нәтиҗәлелеге беренче прививкадан соң 42нче көнгә 95 проценттан югарырак булуын күрсәтә.
Беренчедән, инъекциядән соң температура күтәрелергә һәм грипп вакытындагы кебек калтырану башланырга мөмкин. Бу – организмның гадәти реакциясе, ул бер-ике көннән соң уза. Икенчедән, беренче ике этап барышында, чыннан да, күп кенә ирекле катнашучылар авырды һәм монда гаҗәпләнерлек берни дә юк. Кагыйдәләргә ярашлы, сынау үтүчеләрнең бер өлешенә чын прививка түгел, ә «дәвалау үзенчәлеге булмаган матдә» кадаганнар. Ул плацебо дип атала.Нигездә, шул «буш» уколны алган кешеләр авырган да инде. Вакцинаның ике компоненты белән прививка ясаткан кешеләрнең исә 0,5 проценты авырган, бу бик яхшы күрсәткеч. Бу хакта Рәсәйнең сәламәтлек саклау министры киңәшчесе Сергей Глаголев белдерде.
Миңа прививка ясату кирәкми. Мин авырдым һәм миндә антитәнчекләр бар
Соңгы тикшеренүләр күрсәтүенчә, G класслы антитәнчекләр организмда биш-алты айга кадәр саклана, ә кайберәүләрдә тагын да азрак. Ягъни, хәтта бер тапкыр чирләгән кешеләр дә кабат авырырга мөмкин һәм авырыйлар да!
«Роспотребнадзор» башлыгы Анна Попова элегрәк белдерүенчә, кешенең коронавируска каршы антитәнчеге титры төшкән очракта да, бу әле ул якланмаган дигән сүз түгел, чөнки аның иммунитет турында хәтер күзәнәкләре саклана, кирәк булганда алар антитәнчекләрне яңадан эшләп чыгара башларга мөмкин.
Антитәнчекләр (ІgМ һәм IgG) булу, титрлар саны иммунитет барлыкка килү турында түгел, ә организмның COVID-19 вирусы белән очрашуы турында сөйли.
Ләкин, әгәр дә теләмисез икән, прививка эшләтмәскә тулы хокукыгыз бар. Бу – ирекле эш.
Белеп торыгыз!
Прививканы ничек дөрес итеп эшләтергә?
Уколны ике атна интервал белән ике тапкыр эшләтү зарур. Беренче прививкадан соң саклаучы антитәнчекләр барлыкка килә, икенчесеннән соң ныклы һәм озакка җитәрлек күзәнәк иммунитеты формалаша.
Вакциналау алдыннан һәркемне терапевт карый. Вакцина 18 яшькә кадәр балаларга һәм 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, шулай ук йөкле һәм бала имезүче аналарга ясалмаячак. Шулай ук кискен йогышлы авыру, организмның вакцина компонентларын кабул итмәве, хроник авыруларның кискенләшүе дә вакцинаны ясамау өчен сәбәп була ала. Беренче вакцинадан соң өзлегүләр күзәтелгән очракта, икенчесен эшләмәячәкләр.
Вакциналаудан соң өч көн дәвамында алкоголь кулланырга, организмга авыр физик көч китерергә ярамый, прививка урынын чылатырга, саунага һәм мунчага йөрергә дә киңәш ителми.
Читайте нас