Чишмэ
+14 °С
Болытлы
Гомуми мәкаләләр
8 сентябрь 2020, 12:47

Теләк булса, бар да була

Күп кенә ата-аналарны балаларының белеме борчый. Алкин мәктәбеннән укучылары имтиханнарда югары баллар алуга ирешкән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Любовь Антонова бу тема буенча күпне сөйли ала.

– Укучыларның имтиханнарда яки олимпиадада булсынмы, яхшы балл алуы, бу бер генә көн нәтиҗәсе һәм бер генә кеше тырышлыгы түгел, – ди Любовь Ивановна.
Аның фикеренчә, җиңүгә юл кечкенәдән башлана. Барыннан да элек, ата-ананың балага биргән тәрбиясеннән. Әгәр аны хезмәт сөяргә, тырышлыкка өйрәтсәләр, бу сыйфатлар гомер буе сакланачак. Күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Бер тапшыруда бик дөрес сүзләр ишеттем, аның белән тулысынча килешәм: «Кешене бар нәрсәгә дә өйрәтеп булмый, бала кемнеңдер – укытучы, остаз, мөгаллим җитәкчелегендә үзе өйрәнә ала». Ә моның өчен теләк, кызыксыну, максат куя белү кирәк, – ди укытучы.
Ул Енгалышта туган, авыл мәктәбендә белем алган. Рус язучыларының шигырьләрен һәм зур күләмле поэмаларын ятлап, сәнгатьле итеп сәхнәдә сөйләгән. Авыл ихатасында эш җитәрлек булса да, әти-әнисе аның китап укуын чикләмәгән. Арытаба ул Уфада педагогия институтын тәмамлаган, күп еллар укытучы булып эшли.
– Бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар алу – ул башлангыч сыйныфлар укытучысының, бөтен коллективның һәм, әлбәттә инде, фән укыту-чысының тырышлыгы нәтиҗәсе. Дүрт ел элек йөз балл алган укучыларым булды – алар бер сыйныфта укыган кызлар. Һәм менә быел, 2020 елда Айдар Мөэминов БДИны 98 баллга тапшырды. Нәтиҗәләр билгеле булгач, ул миңа: «Гафу итегез инде, йөз балл булмады», – дип язды. Шулкадәр җаваплы укучы! Ул миндә бишенче сыйныфтан укыды, – ди ул.
Балаларны мавыктыра алсаң, алар белән дуслашсаң, укучылар синең күңе-леңне биреп, җан атып йөрүеңне күрсә, шулвакыт югары нәтиҗәләргә ирешергә була. Кайчагында ялкаулануларын күреп, мин аларга: «Балалар, шундый сүз бар – кирәк! «Телим – теләмим» принцибы буенча яшәргә ярамый, димен. Ә югары сыйныфларда инде алар максатчан рәвештә укыйлар.
– Хаталар өстендә эш башкарабыз, анализ ясыйбыз. Унынчы сыйныфтан башлап укучыларның иншаларын БДИ критерийлары буенча тикшерәм. Алар анда 12. Соңгы вакытта балалар гаджетлар аркасында китап уку белән кызыксынмый, дип язсалар да, укырга яратучылар да бар. Кайбер балалар укуга җаваплы карый, программа буенча укырга кирәк дисәң, һичшиксез укый.
Аның фикеренчә, нәфис әдәбиятны, гадәттә, әти-әниләре укырга яраткан, балалары белән бергә җансурәтләр, аннары фильмнар караган, соңын-нан күргәннәре турында бергә фикер алышкан балалар яратып укый. Әгәр гаиләдә әти белән әни эштән кайту белән телефонга яки телевизорга капланса, балаларын игътибарсыз калдырса, укучыларның белемлелеге турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Ата-аналар балаларын үз-үзләрен тотышы һәм үрнәк күрсәтүе белән тәрбияли, дип юкка гына әйтмиләр бит.
Читайте нас