Чишмэ
-23 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Гомуми мәкаләләр
12 июнь 2020, 18:25

Кырмыскалардан ничек котылырга?

Алар белән көрәшүнең берничә нәтиҗәле ысулы бар. Көрәшне кырмыскалар үсемлекләргә зыян салганчы, иртә яздан ук башларга кирәк.

Кырмысканың бакчага зарарлы бөҗәкләр ташый торган гадәте бар.
Бакчадагы җимеш агачларын яхшылап тикшереп чыгыгыз, агач, куак кәүсәләрендә кырмыскалар йөгерешсә, тиздән аларда яшел, кара бетләр барлыкка киләчәк. Корткычларга каршы көрәшү өчен чыгарылган «яшел сабын» белән ботак очларына сырган бетләрне юып төшерергә була.
Яшелчәләргә, җимеш агачларына зыян салучы корткычлар ияләшмәсен, дисәгез, кырмыскаларны бетерү юлын карагыз. Кайбер бакчачылар кырмыска ояларына кайнап торган су сибә. Бор кислотасы кушып ясалган көрәшү чарасы да бу бөҗәкләрдән котылырга ярдәм итәчәк. Моның өчен каты итеп пешергән йомырка сарысына даруханәдән сатып алган бор кислотасы порошогы кушып изәбез һәм кечкенә түгәрәкләр әвәлибез. Аннары шул түгәрәкләрне кырмыска оялары урнашкан урыннарга тезеп чыгабыз. Бер-ике көннән алар юкка чыгачак.
Манный, тары ярмасы, известь сибәргә була. Алар каен дегете исеннән дә качалар.
Помидорларның артык яфрак-сабакларын ташламагыз, аны да файдалы итеп кулланырга була. Помидор, бәрәңге сабакларыннан ясалган төнәтмә талпаннарга, кәбестә күбәләгенә каршы көрәшү өчен бик ярап куя. Кырмыска оялаган урыннарга, алар йөргән юлларга помидор сабаклары салып чыгыгыз, алар качып бетәчәк.
Әгәр бакчагызны кырмыска күпләп баскан икән, мондый чаралар гына ярдәм итә алмас, химик препаратлар кулланырга туры килер.
Читайте нас