Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
13 гыйнвар 2020, 12:10

«Градуслы» җинаятьләр кимегән

Республикада исерек баштан кылынган җинаятьләр саны кимегән. Рәсәй Генпрокуратурасы узган елның гыйнвар-ноябрь айларына хокук бозулар статистикасына йомгак ясады.

Бу чорда 10119 кеше исерек хәлдә җинаять кылган. 2018 ел белән чагыштырганда, бу сан 16,4 процентка кимегән. Шулай булуга карамастан, Башкортстан элеккечә күңелсез рейтингта алда бара һәм Свердловск өлкәсеннән генә калышып икенче урында тора. Күрше төбәктә гыйнвар-ноябрь айларында 10602 кеше исерек килеш хокук бозуда гаепләнә. Рәсәй Генпрокуратурасында ачыклауларынча, «исерек» җинаятьләр ешрак булган төбәкләр буенча рейтинг аерым субъектның халык исәбен алмыйча төзелгән.
Республикада күрелгән чаралар ярдәмендә хокук бозулар күләмен киметүгә ирешелгән. Шуларның берсе – алкоголь сатуны чикләү. Ул гыйнвар каникулларында да гамәлдә булды. Исегезгә төшерәбез, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары республика территориясендә 3 гыйнварда алкоголь продукциясен сатуны тыю, шулай ук яңа ел каникулларында – 4, 5 һәм 6 гыйнварда исерткеч эчемлекләр сату вакытын чикләү турында закон кабул итте. Бу вакытта спиртлы эчемлекләр тәүлеккә нибары дүрт сәгать – 10нан 14 сәгатькә кадәр генә сатылды. БР Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев билгеләвенчә, суд-медицина экспертлары мәгълүматлары буенча, гыйнвар аенда ел саен алкоголь куллануга бәйле үлемнәр саны күбәя.
1 гыйнвардан 3 гыйнварга кадәр чорда үлемнәрнең төп сәбәбе – алкоголь белән агулану булса, 5–7 гыйнварда алкоголь психозлары арту сәбәпле, үз-үзеңә кул салу һәм үтерү очраклары артуы күзәтелә.
– Хокук саклау органнары шулай ук озакка сузылган Яңа ел каникулларында кире күренешләрне билгеләп үтә. Аерым алганда, җәмәгать тәртибен бозу, гаилә-көнкүреш низагларын, юл-транспорт һәлакәтләре, янгыннар, мордар китү очраклары, шәхескә каршы җинаятьләр күбәя. Исерек хәлдә булу сәбәпле, имгәнү, бәхетсезлек очраклары арта, – дип ассызыклады Константин Толкачев.
Белем көнендә, Яшьләр көнендә, мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар үткәндә һәм сабантуйларда спиртлы эчемлекләр сатуны чикләүләр кертелде. «Аек авыл» бәйгесе дә үзен яхшы яктан күрсәтте, аның төп җиңүчесе ярты миллион сум акча алачак. «Минем гаиләм» проекты барышында балалары социаль приютларга эләккән, алкоголизмнан җәфа чигүче ата-аналар квалификацияле ярдәм алачак.
Шулай ук ялган аракы белән көрәшкә җитди игътибар бирелә. Декабрьдә «Стоп Суррогат» акциясе башланды. Яшерен рәвештә спиртлы эчемлекләр җитештерү һәм сату турында хәбәр итүчеләргә акчалата бүләк биреләчәк.
Читайте нас: