Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
3 октябрь 2022, 12:12

Бакчачылык ширкәтендә юллар тәртипкә китерелә

Республикадагы 877 бакчачылык ширкәтенең 75е Алкин авыл Советы биләмәсендә урнашкан.

Бакчачылык ширкәтендә юллар тәртипкә китерелә
Бакчачылык ширкәтендә юллар тәртипкә китерелә

Дим елгасы буендагы бакчаларда юллар проблемасы аеруча кискен тора, моңа район территориясендә тимер юллар күп булуы да сәбәпче. Тимер юл тоннельләре аша салынган юллар җиңел машиналар өчен генә тәгаенләнгән. Аннан ашыгыч медицина ярдәме, янгын сүндерү, шулай ук йөк машиналары үтә алмый. Ә урау юллардан һава торышы коры булганда һәм кыш көне генә йөреп була. Яз һәм көз айларында юлларны су баса, ди Алкин авыл Советы биләмәсе башлыгы Диләрә Бикташева.

– Гомумән алганда, бакча йортларында 15 меңләп кеше яши. Соңгы елларда күпләр кышкылыкка да кала, – диде ул.

Элек биредә Лаврентий Свечниковның бакчасы гына булган. Ә бер ел элек йорт сатып алган, хәзер гаиләсе белән Дим буенда, биредәге тынлыкка хозурланып яши.

– Яңа юл тар тоннель аша үткән һәм машиналар күп йөргән асфальт юлны бушатырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге вакытта бакчачылык ширкәтендә йорт төзүчеләр күп, шул рәвешле төзелеш материалларын китерү проблемасы да хәл ителәчәк, – ди Лаврентий.

– Шуңа күрә дә бу юлларны ремонтлау беренче чираттагы бурыч булды. Ярый әле бу юллар район карамагында иде. Шулай булмаган хәлдә, без республика программасында катнаша алмас идек. Әлеге вакытта Алкин авыл Советы биләмәсендә эш тулы куәткә бара. 2,5 чакрым озынлыктагы Узытамак – Новомихайловка юлына таш салып, грейдер белән тигезләү эшләре дәвам итә. Юлларның киңлеге якынча алты, ә биеклеге урыны белән бер метрга кадәр җитә, – дип дәвам итте Диләрә Бикташева.

– Юлларга Салих авылы янындагы карьердан алынган ташлы материал салабыз, – дип безне төзекләндерү эшләре барышы белән таныштырды «Строй Эколог» җәмгыяте мастеры Урал Гыйзетдинов. – Комлы вак таш яхшы сыйфатлы. Автогрейдер, юл тигезләгеч каток һәм җиде үзбушаткыч иртәнге җидедән башлап кичкә кадәр эшли. Һава торышы әлегә мөмкинлек бирә. Шундый темпта дәвам итсәк, эшне вакытыннан алда тәмамларбыз дип ышанам, – дип нәтиҗә ясады ул һәм Илкәш – Заводянка участогындагы эш барышын тикшерергә китте. Әлеге вакытта анда 1,5 километр озынлыктагы юл ремонтлана. 

Әйткәндәй, контрактларның гомуми суммасы 12 миллион сумнан артык тәшкил итә. План буенча эшләр 15 октябрьгә тәмамланырга тиеш.

Бакчачылык ширкәтендә юллар тәртипкә китерелә
Бакчачылык ширкәтендә юллар тәртипкә китерелә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: