Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
23 сентябрь 2022, 11:18

«Патриот» паркында – партизаннар авылы һәм кунакханә…

«Патриот» паркында «Партизаннар авылы» комплексын төзү тәмамланган һәм армия стандартлары буенча каршылыклар полосасын урнаштыруга әзерлек бара.

«Патриот» паркында – партизаннар авылы һәм кунакханә…
«Патриот» паркында – партизаннар авылы һәм кунакханә…

Биредә шулай ук кунакханә салына. Бинаны 2022 ел ахырында төзеп бетерү планлаштырыла. Ашханә һәм спорт комплексы төзү өчен инженерлык челтәрләре һәм коммуникацияләр урнаштырыла. Ә 2024 елда «Патриот» территориясендә конгресс-үзәк, мәчет, часовня, ат спорты белән шөгыльләнү һәм ату өчен мәйданчыклар, музей-күргәзмә экспозициясе өчен павильоннар төзү планлаштырыла.

Планнар зурдан. Шушы көннәрдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Рәсәй Герое Максим Серафимов исемен йөрткән «Патриот» паркын арытаба төзекләндерү буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Анда «Патриот» паркына бару өчен транспорт элемтәсе, «Геройлар ярышы» трассасы инфраструктурасы, парашют белән сикерү өчен урын эшләү һәм киләчәктә территорияне тәртипкә китерү мәсьәләләре каралды.

Башкортстан Башлыгы паркта пилотсыз авиация үзәге урнаштыру өчен мәйданчык әзерли башларга кушты. Моннан тыш, Радий Хәбиров «Патриот» территориясендә Алкин-2 һәм якындагы авылларда яшәүчеләр өчен шугалак эшләргә тәкъдим итте.

– «Патриот» паркы – ул ел әйләнәсенә эшләүче учреждение. Биредә төрле районнардан килгән балаларны җыеп, башлангыч хәрби хәзерлек һәм патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнәчәкбез. Алар биредә «Геройлар ярышы»н да узачак. Бу бик яхшы башлангыч, аны дәвам итәргә кирәк, – диде Радий Хәбиров. – Безнең бурыч – ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү. Бирегә килүчеләргә хәрби техника, партизаннар авылы буйлап йөрү һәм, әлбәттә, ял итү тәкъдим ителәчәк.

«Патриот» паркында – партизаннар авылы һәм кунакханә…
«Патриот» паркында – партизаннар авылы һәм кунакханә…
Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас: