Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
18 Май 2022, 11:29

Паркны төзекләндерү өчен тавыш бирәбез

Чишмә поселогының Җиңү паркы арытаба да төзекләндерелүен телисезме? Теләсәгез, ул вакытта моның өчен түбәндәге сайтта тавыш бирергә кирәк: https://02.gorodsreda.ru/. Исегезгә төшерәбез, чишмәлеләргә тәкъдим ителгән өч вариантның икесен сайларга кирәк:Чишмә поселогының Җиңү паркына керү юлында кече архитектура формасын урнаштыру;Чишмә поселогының Җиңү паркына керү юлында җәяүлеләр өчен тротуар җәю;Чишмә поселогының Карамалы елгасы буенда җәяүлеләр өчен зонаны төзекләндерү.

Паркны төзекләндерү өчен тавыш бирәбез
Паркны төзекләндерү өчен тавыш бирәбез

Кечкенә генә серне ачыйк: муниципаль властьлар 2023 елда беренче ике объектны төзергә, ә 2024 елда Карамалы елгасы буенда җәяүлеләр өчен зонаны төзекләндерә башларга ниятли.
Без әлеге паркның акрынлап уңайлы һәм ямьле урынга әйләнүен күрәбез. Үзебезгә килгән кунакларны һәм туганнарны горурланып анда алып барабыз. Паркны төзекләндерүдә «Шәһәр мохите» программасы ярдәм итә, анда ел саен катнашабыз. Әмма быел әлегә мең кеше генә тавыш бирде, ә программада гарантияле катнашу өчен, ким дигәндә, 8000 тавыш җыярга кирәк.
Тавыш бирү өчен санаулы көннәр генә калды, ул 30 майда тәмамланачак. Әйдәгез, төзекләндерү объектлары өчен бергәләшеп тавыш бирик, шул рәвешле уңайлы һәм төзекләндерелгән шәһәр мохитендә яшәү өчен тагын бер адым ясыйк!
Ничек тавыш бирергә соң?
2.gorodsreda.ru платформасына кереп теркәлегез һәм тавыш бирегез. Сез шулай ук Чишмә поселогында тавыш бирү барышында ярдәм итәчәк волонтерлар кушымтасы аша да тавыш бирә аласыз. Шуны да өстәп әйтергә кирәк, территорияләрне һәм иң яхшы дизайн-проектларны сайлауда Башкортстанның 63 муниципаль берәмлеге катнаша.
Исегезгә төшерәбез, «Уңайлы шәһәр мохите булдыру» программасын тормышка ашыру барышында 2021 елда Башкортстанда 146,
2019 елда – 185, 2020 елда 103 җәмәгать территориясе төзекләндерелгән. 2022 елда тагын 122 җәмәгать территориясен төзекләндерү ниятләнә.

Паркны төзекләндерү өчен тавыш бирәбез
Паркны төзекләндерү өчен тавыш бирәбез
Автор:Камиль Муратов
Читайте нас: