Чишмэ
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
28 апрель 2022, 15:27

Ленин паркы елдан-ел матурлана

23 апрельдә «Яшел Башкирия-2022» акциясе башланды. Быел тирә-юньне яшелләндерү өчен күбесенчә зур агачлар утыртылачак, чөнки алар һава шартларына яраклашкан инде.

Ленин паркы елдан-ел матурлана
Ленин паркы елдан-ел матурлана

Үткән җомгада поселокның Ленин паркында эш башланды. Ә 23 апрельдә акциядә БР торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Марат Шәнгәрәев һәм Дәүләт техника күзәтчелеге начальнигы урынбасары Илһам Шакиров та катнашты. «Ямь» җәмгыяте механикалаштырылган ысул белән зур юкә агачлары утыртты.

Парктагы аллея даими рәвештә зурайтылачак. «Ямь» җәмгыяте директоры урынбасары Рәдиф Газзалов хәбәр итүенчә, барлык агачлар Чишмә питомнигында үстерелгән. Өч метрлы һәм аннан да биегрәк юкәләр быел җәй безне хуш исле чәчәкләре белән сөендерер. Киләчәктә Ленин паркына миләшләр һәм чыршылар да утыртылачак.

«Поселогыбыз көннән-көн матурлана. Урамнарны яшелләндерү белән шөгыльләнүчеләргә рәхмәт», – диләр чишмәлеләр.

Чишмә авылында яшәүче Гөлназ Әбделманова район үзәгенә эш буенча килгән саен поселокның төрле урыннарында булырга тырыша. Бүген дә ул дүрт яшьлек улы Тимур белән Ленин паркында йөри иде.

«Безгә спорт-уен комплексы бик ошады. Парк елдан-ел ямьләнә, быел менә юкәләр дә утыртканнар, безнең авылда да шундый матур балалар мәйданчыгы булыр дип хыялланабыз», – диде ул.

 

Безнең белешмә

Республика буенча утырту өчен барлыгы 16 мең зур агач әзерләнгән, дип хәбәр итә pravitelstvorb.ru сайты.

Радий Хәбиров оператив киңәшмәдә территорияләрне яшелләндерү өчен зур агачлар утырту зарурлыгын билгеләп үтте. «Яшел Башкирия» акциясендә катнашу өчен барлык шартлар тудыру: җитәрлек күләмдә кирәк-яраклар, үсентеләр әзерләү, бәйрәм мохите булдыру мөһим», – дип билгеләде республика башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, «Яшел Башкирия» экология акциясе 10 майга кадәр дәвам итәчәк, анда теләге булган һәркем катнаша ала. Үсентеләр һәм кирәкле материаллар алу турындагы мәгълүматны район хакимиятенә шалтыратып белергә мөмкин.

 

Ленин паркы елдан-ел матурлана
Ленин паркы елдан-ел матурлана
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: