Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
7 апрель 2022, 11:29

Күптән көткән йорт

Хыялны тормышка ашыручы программа

Галимҗановлар менә шундый йортта яшиләр. Д. Хәмитова фотосы
Галимҗановлар менә шундый йортта яшиләр. Д. Хәмитова фотосы

Яшь гаиләләрнең күбесенең уртак тормыш башлаганда үз торагы булмый.

Кайбер категорияләр өчен дәүләт ярдәме чаралары каралган.

Кемгә нәрсә, ә хуҗабикәгә – зур кухня

Үрге Тирмәдән Әнәсовлар гаиләсе «Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча торак төзүгә таныклык алды. Гаилә башлыгы Эдик байтак еллар «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы җәмгыятендә шофер булып эшли. Агро-сәнәгать комплексы системасында намуслы хезмәте өчен Чишмә районы хакимиятеннән, «Нерал» компаниясеннән алган Мактау грамоталары, Рәсәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары бар.

Тормыш иптәше Ләйсән декрет ялыннан соң Чишмә поселогының «Солнышко» балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли.

Әнәсовлар 2007 елда өйләнешәләр, башта Уразбахты авылында иренең әти-әнисе белән яшиләр. 2016 елда ана капиталы акчасына Үрге Тирмә авылыннан зур булмаган йорт сатып алалар. Алар бик актив гаилә, Мәдәният йортында һәм балалар бакчасында үткәрелгән барлык чараларда катнашалар. Хезмәт сөючәннәр – хуҗалык та алып барырга өлгерәләр – өч сыерлары, колынлы атлары, башка терлекләре бар. Йортны бераз үзгәрткәннәр, су керткәннәр, канализация ясаганнар, әмма өч балалы гаилә өчен ул барыбер кысанрак булган. Өстәвенә, соңгы елларда алар Ләйсәннең картәнисен дә үз яннарына алганнар.

Хуҗабикә зур кухня, аш бүлмәсе, уллары Эмиль белән Илвирга спорт белән шөгыльләнү һәм дәрес әзерләү өчен аерым бүлмәләр турында хыяллана, малайларның берсе шашка уйнарга ярата, икенчесе бик шәп бии. Кызлары Әминә өчен дә иркен һәм уңайлы йокы бүлмәсе эшләргә планлаштыралар.

Фатир сатып алырга өлгердек

– Без төзелеп килүче йорттан фатир алдык инде. Ана капиталы акчасын һәм әлеге таныклыкны тәүге взнос буларак күрсәттек. Еллык 4,7 процент белән ипотека алдык. Торак алу яки төзү өчен таныклыкны вакытында алып өлгерүебезгә һәм «Яшь гаилә» программасы буенча фатир алып калуыбызга бик шатбыз, – дип куанычы белән уртаклашты Салават Җиһаншин.

Ул тормыш иптәше Татьяна белән өч егет үстерә. Зур уллары Альберт 2010 елда туган, Радмирга ун, кечкенәләре Саматка нибары өч яшь.

– Быел көз 35 яшьлек юбилеемны билгеләп үтәчәкмен. Таныклык алып булмас, дәүләт ярдәмендә фатир сатып алалмабыз, дип уйлаган идек инде. Чөнки без әлегә кадәр кешегә түләп фатир алып торабыз. Ә дәүләт ярдәме алу өчен гаризаны 2012 елда ук язган идек. Ун еллап чиратта тордык. Көтмәгәндә район хакимиятеннән шалтыраттылар – торак мәсьәләсе буенча белгеч Алсу Пугасей тантаналы рәвештә таныклык тапшыруга чакырды. Моңа әлегә кадәр ышана алмыйбыз, – ди Салават Риф улы.

Күп балалы гаилә ипотекасын яба

Чишмә районында яшәүче Лидия Галимҗанова да «Рәсәй Федерациясе гражданнарын уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасының «Гражданнарга торак белән тәэмин итүдә һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә дәүләт ярдәме күрсәтү» буенча ведомство программасын гамәлгә ашыру барышында шундый ук сертификат алды. Күп балалы гаилә бу мизгелне җиде елдан артык көткән. Лидия Борисовна район хакимиятенә

2015 елда ук мөрәҗәгать итеп, яшь гаиләләргә ярдәм итү программасы барлыгын белгән. Аннары барлык кирәкле документларны тапшырып, сертификат алуга 62нче булып чиратка баскан. Ике елдан соң Галимҗановлар 20 елга ипотека буенча йорт сатып алганнар. Лидия Борисовна сөйләвенчә, өченче балалары тугач сертификат алу мөмкинлеге берничә тапкырга арткан. 2022 ел башында аларның чираты килеп җиткән һәм торакка сертификат алуга ирешкәннәр.

«Ул ипотеканы каплау өчен җитәчәк», – дип сөенә Лидия Галимҗанова.

 

Безнең белешмә

«Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы 2020 елның 1 гыйнварыннан эшли башлады.

Авылда даими яшәүче һәм хезмәт килешүе буенча эшләүче яисә агросәнәгать комплексында, социаль өлкәдә, шулай ук авыл хуҗалыгында ветеринария эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы гражданнар социаль түләү алу хокукына ия.

Иң мөһим шартларның берсе – торак төзү (сатып алу) өчен аның кимендә 30 процентын үзең җыйган яки заемга алган акча белән алдан түләү һәм торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылу.

Соңгы ике елда Чишмә районында «Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын тормышка ашыру барышында авыл җирендә торак төзүгә (сатып алуга) социаль түләүләр бирү турындагы сертификатны ике гаилә алды.

Тагын ике гаилә «Рәсәй Федерациясе гражданнарын уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасының «Гражданнарга торак белән тәэмин итүдә һәм торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә дәүләт ярдәме күрсәтү» ведомство программасын гамәлгә ашыру барышында йорт сатып алу яки төзү өчен сертификат алдылар.

Торак программаларында катнашу турындагы мәгълүматны 8 (34797) 2-06-77 телефоны буенча муниципаль район хакимиятенең торак мәсьәләләре буенча белгече

Алсу Пугасейга шалтыратып яки түбәндәге адрес буенча: Чишмә поселогы, Киров урамы, 50 (5нче кабинет) – белергә була.

Лидия Галимҗанова: гаилә бер түбә астында булганда гына көчле
Лидия Галимҗанова: гаилә бер түбә астында булганда гына көчле
Әнәсовларның хыялы тормышка ашкан. Алар зур йорт төзеячәкләр. Д. Хәмитова фотосы
Әнәсовларның хыялы тормышка ашкан. Алар зур йорт төзеячәкләр. Д. Хәмитова фотосы
Күптән көткән йорт
Күптән көткән йорт
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: