Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төзекләндерү
3 март 2022, 16:55

Тагын бер йорт алды тәртипкә китереләчәк

Чишмә поселогының Коммунистлар урамындагы 1, 2, 5а һәм 5б санлы йортларның тирә-юне «Башкортстан йорт аллары» республика программасы буенча субсидия алу реестрына керде.

Тагын бер йорт алды тәртипкә китереләчәк
Тагын бер йорт алды тәртипкә китереләчәк

Бу безнең районда әлеге программа буенча төзекләндерелергә тиешле унынчы йорт алды булачак. Шикәр заводы бистәсендәге әлеге йортлар тирәсен узган елда ук төзекләндерү планлаштырылган иде, әмма, пандемия башлану сәбәпле, программа туктатылды. Быел ул яңадан башланды һәм халык моңа бик шат.

– Безнең йорт яны тәртипкә китерелүен күптән көтәбез. Өч балабыз бар, алар урамда уйнарга яраталар. Таучык һәм таганнар урнаштырдылар, әмма ул биш яшькә кадәрге балалар өчен генә. Зуррак балаларга һәм үсмерләргә берни юк. Ә йорт алдына асфальт җәю – бу йортта яшәүчеләрнең күптән көткән хыялы. Әле чокыр өстенә чокыр, җәй көннәрендә машиналар узып китсә, тузан баганасы күтәрелә. Тәрәзәләр ачык калса, тәрәзә төбендә рәсем ясарга мөмкин. Безнең йорт алды көзен, язын пычрак, яңгыр яуса, җәй көннәрендә шул хәл, – ди Гөлнара Михайлова.

Төзекләндерү юлларга асфальт җәюне, машиналар өчен яңа парковка урыннарын, резина өслекле балалар һәм спорт мәйданчыкларын, ял итү урыннарын, агачлар, чәчәкләр утыртуны, йорт алды территорияләрен яктыртуны үз эченә ала. Видеокамера кую да каралган, ул техник мөмкинлек булганда һәм арытаба карап тоту чыганагы билгеләнгәндә, күп фатирлы йортта яшәүчеләр карары буенча куела (әгәр муниципаль берәмлектә «Имин шәһәр» системасы булса, видеосистема аңа кертеләчәк һәм муниципаль берәмлек хисабына эшләячәк).

Камералар саны чикләнмәгән һәм ул йорт алды территориясенең мәйданына бәйле. Программаны гамәлгә ашыруның 94%ы Башкортстан Республикасы бюджеты, кимендә 5%ы Чишмә районы тарафыннан финанслана һәм күп фатирлы йортларда яшәүчеләр бер процентын түли.

 

Безнең белешмә

Җәмәгать урыннарын комплекслы төзекләндерү программасы 2024 елга кадәр исәпләнгән, һәм төбәктә якынча 2 мең күп фатирлы йорт тирә-юнен тәртипкә китерү планлаштырыла. 2022 елда республикада «Башкортстан йорт аллары» программасы буенча 200 йорт территориясен төзекләндерү ниятләнә.

Тагын бер йорт алды тәртипкә китереләчәк
Тагын бер йорт алды тәртипкә китереләчәк
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: