Чишмэ
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
21 февраль 2023, 15:08

Кыю каләмле язучы

Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның хәзерге Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туа. Исән булса, быел аңа 95 яшь тулыр иде.

Кыю каләмле язучы
Кыю каләмле язучы

 Балачагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграҗ исемле керәшен татарлары авылында уза. Алар яшәгән нигез бүген дә исән,  йортлары  яңартылган.

 Иң беренче хикәясе аңа егерме яшь чакта басылып чыга. «Ян, учагым, ян!» исемле лирик хикәя була ул.

 Күп язуының бер сере – ул инде иртәнге биштә торып язарга утыра торган була. Һәм һәр көнне тоташтан дүрт-биш сәгать – иртәнге уннарга кадәр эшләгән. Гадәттә, шушы вакыт эчендә биш бит язган. «Үземә-үзем куйган шушы нормадан артыгын язу файдасыз, чөнки сүзнең көчен-авырлыгын югалтасың, уй чуала башлый», – дигән.

 Язганнары арасыннан үзенә иң якын әсәре – «Яра» повесте.

 «Чын дусларым» дип ул Фәрваз Миңнуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Газиз Кашапов, Хәсән Сарьян, Фаил Шәфигуллин, Газиз Мөхәммәтшин, Шәриф Хөсәеновларны санаган.

 Аяз Гыйләҗевны хатыны Нәкыя белән кардәшлек җепләре бәйли. Әнисенең энесенең хатыны – Нәкыянең апасы. Апасына бала карарга булышкан, аш-суга оста, чибәр, зифа буйлы Нәкыяне егет кечкенәдән күреп, күзәтеп үсә.

 1950 елның март аенда аны – Казан дәүләт университеты студентын, хикәяләре белән танылып килгән язучыны, «советка каршы коткы таратуда һәм милләтчелектә» гаепләп алты елга хөкем итәләр һәм Казакъстан далаларындагы Актас лагерена озаталар.

 Нәкыясенә беренче хатын төрмәдән юллый. Кыз бу вакыт унынчыны тәмамлап, мәктәптә укыта башлаган була. Озак кына шөбһәләнү-икеләнүләрдән соң, Нәкыя аңа җавап язарга була: егетнең нәсел-нәсәбен, ата-анасын белгән туганнары Гыйләҗевлар хакында бер яман сүз дә әйтә алмыйлар.

 1955 елның көзендә Аяз төрмәдән кайта. Авылына кереп, әти-әнисе белән күрешә, бер чынаяк чәй эчә дә, җәяүләп 30 чакрымдагы Әхмәт авылына юл тота – Нәкыя янына.

 1957 елда алар өйләнешәләр. Нәкыя бу вакыт универ-ситетның беренче курсында укый. Аязны исә кабат өченче курска алалар.

 Төрмәдән котылгач, бик аз гына вакыт ул «Азат хатын» журналы редакциясендә дә эшләп ала.

 1958 елда Аяз Гыйләҗевнең «Җиз кыңгырау», 1959 елда «Киек каз юлы» әсәрләре сәхнәгә менә. Үз тормышлары җиңел булмаса да, әдип алар өчен алган гонорарны: «Өй салыгыз!» – дип, әтиләренә җибәрә.

 Нәкыя апаның әнисе 87 яшенә кадәр алар белән яшәп, хәер-догасын биреп калдыра. Кияве Аяз белән аның серләре бик килешә!

 Нәкыя белән Аяз Гыйләҗевлар өч ир бала тәрбияләп үстерәләр: Искәндәрләре – галим, Мансурлары – драматург, Ришатлары – эшмәкәр.

 Аяз Гыйләҗев гомер буе көндәлекләр алып бара.

 «Җомга көн, кич белән...» һәм «Әтәч менгән читәнгә» повестьлары өчен А. Гыйләҗев 1983 елда Г. Тукай бүләгенә лаек була.

 Әдипнең киң катлау укучыга иң билгеле әсәрләре: «Өч аршын җир», «Берәү», «Язгы кәрваннар», «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят», «Яра», «Язгы кәрваннар», «Урталыкта», «Әтәч менгән читәнгә», «Балта кем кулында?», «Йәгез, бер дога», «Дүртәү», «Җомга көн, кич белән» һ. б.

 Тормыш иптәше белән базарга җитәкләшеп чыкканда да, кайтышлый: «Нәрсә күрдең?», – дип сорый. «Бәрәңге, ит, фәлән-төгән», дип санап китсә, «Ай-яй тирән фикерләвең юк. Ә мин монда бер романлык нәрсәләр күрдем, тормышны аңладым. Ә син өстән-өстән генә күрәсең», – дия торган була.

 1993 елда Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиев Указы нигезендә аңа «Татарстанның халык язучысы» дигән шәрәфле исем бирелә.

 Аяз Гыйләҗев 2002 елның 13 мартында вафат була.

 

Кыю каләмле язучы
Кыю каләмле язучы
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: