Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 февраль 2023, 16:17

Кошларның күп төрләрен очратырга мөмкин

Район үзәгендә яшәүче фотоаучы Альберт Мостафинны күпләр белә. Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын аның кебек сөючеләр, аның кебек күрә белүчеләр тагын бар микән? Булса да бик сирәктер.

Кошларның күп төрләрен очратырга мөмкин
Кошларның күп төрләрен очратырга мөмкин

– Менә бүген Елга урамыннан, Җиңү паркыннан уздым, миләш кошларын, бүрекле чыпчыкларны, бер-ике тукран, берничә карчыга очканын күрдем. Ә урамнан баручылар аларга игътибар да итмәскә мөмкин, мин куйган фото һәм видеоларны карап, безнең районда күп төрле кошлар булуына гаҗәпләнәләр. Ә аларны күрү өчен бары тик башны күтәреп һавага карарга гына кирәк, – ди фотоаучы.

Ул кошлар белән кызыксынуы су өстендә йөзеп йөргән аккошларны күзәтүдән башлануын, аларны якынрак килеп карарга теләвен искә алды: «Ярый, мин, мәсәлән, бинокль сатып алып карармын, ә аларның никадәр матур булуын башкаларга ничек тасвирлап бирермен соң, дип уйладым. Шуңа күрә яхшы сыйфатлы фотоаппарат алырга булдым».

Чишмә районында кошлар дөньясының чыпчыклар һәм песнәкләр белән генә чикләнмәве ачыклана.

– Кайчак безнең районда булмаган кошларны да очратырга мөмкин. Мәсәлән, бервакыт бер кошны фотога төшердем, интернет буенча эзләгәч, аның эрбет чыпчыгы булуы ачыкланды. Миграция чорында ял итү өчен тукталган, күрәсең. Күзәтү көндәлеге алып барам, анда мин очраткан 135 төр кош турында язылган, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Альберт Зинур улы.

Безнең районда кыш кына очратырга мөмкин булган бүздәк дип аталган  күчмә кошны ул беренче тапкыр 2015 елда һәм күп еллар үткәч, быел кыш күргән. Бүздәкнең бер кызык гадәте бар, миләш һәм урман чыпчыкларыннан аермалы буларак, алар миләш җимешен тулысынча йотмый, ә орлыгын гына ашыйлар. Песнәкләр дә шулай ук туклана.

Мәкаләбез герое Чишмә районында аккошлардан тыш, шулай ук бүрекле кош, чүрәкәй, чумгалак, төрле үрдәкләр, шулай ук кашкалак (маңгае каурыйсыз үрдәк) кебек су кошларын очраткан. Узган елның көзендә Альберт Мостафин балык аулаучы ерткыч кош карчыганы фотога төшереп алган.

Сыйфатлы фотолар ясау өчен ул кош-корт яшәгән урыннарны, аларның гадәтләрен, үлән, агач арасында ничек яшеренүләрен өйрәнә.

– Быел нарат кошларын гомеремдә икенче тапкыр күрдем, җитмәсә, аларны поселокта үсеп утырган чыршыларда бик күп очратырга мөмкин. Җылы якларга очып китмичә бездә кышлаган кошлар арасында миләш чыпчыгы, карчыга, озын койрыклы соры ябалак, саескан, ала карга, козгын, кыр тавыгы, вак кошлардан – күкшә, сары башлы кенәри (безнең илдәге иң кечкенә кош) бар. Сүз уңаеннан, безнең илдәге иң зур кошны – ак койрыклы бөркетне дә Чишмә районында еш очратырга була, – дип санап китте Альберт.

Кышын ул фотога төшерү өчен матур кошлар эзләп чаңгыда көн саен берничә чакрым юл уза. Әйтергә кирәк, урылмый калган көнбагыш басулары быел кыш яхшы фотозона булып тора. Монда кошларның бик күп төрләрен очратырга мөмкин. Бу кырлар аларны ач үлемнән саклап калырга ярдәм итә.

Кошларның күп төрләрен очратырга мөмкин
Кошларның күп төрләрен очратырга мөмкин
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: