Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 гыйнвар 2023, 11:18

Чишмәлеләр сәламәт тормыш яклы!

Чишмә поселогында быел өченче ел рәттән йөгерү акциясе үтте.

Чишмәлеләр сәламәт тормыш яклы!
Чишмәлеләр сәламәт тормыш яклы!

Ул, гадәттәгечә, 1 гыйнварда район хакимиятенең физик культура һәм спорт комитеты рәисе Марат Вәлимхаматов җитәкчелегендә 1нче мәктәп каршындагы спорт мәйданчыгында узды.
Быел йөгерештә катнашу өчен 50дән артык кеше килде. Бу, акция үткәрелгән тәүге ел белән чагыштырганда, дүрт тапкырга күбрәк. Акция сәламәт тормыш рәвешен пропагандалый, ә анда катнашучыларның күкрәккә тагылган номерлар өстенә теләкләрен яки вәгъдәләрен язуы – җиңүгә ирешү өчен тагын бер омтылыш.
Акциядә катнашучылар йөгергәндә дәрт һәм көч өстәп төрле көй-моңнар яңгырады.
Быел йөгерештә катнашучыларның иң өлкәненә 66, ә иң кечкенәсенә, Дания Хәмитовага, нибары дүрт яшь. Сүз уңаеннан, аның безнең хезмәттәшебезнең кызы булуын әйтеп китик.
Йөгерешчеләрнең берсе – Илшат Әбдрәкыйпов әлеге акциядә беренче тапкыр катнашкан һәм канәгать калган. Ул сәламәт тормыш рәвеше алып бара, яшь чагында футбол уйнаган, соңгы биш ел бәкедә коена. Бу ир-атның көче ташып торуга көнләшергә генә кала.
Әниле-уллы Айгөл һәм Ризван Хәеровлар – барлык спорт чараларында актив катнашучылар. Бу юлы дуслары Гөлназ Фәсхетдинова һәм Гөлшат Сафина белән килгәннәр. Алар спорт мәйданчыгында таләп ителгән дүрт урынына биш әйләнеш ясап йөгерделәр, аңлатуларынча – үзләре өчен.
Спорт белән шөгыльләнүче тагын бер гаилә белән таныштырып үтик. Вера һәм аның биш һәм җиде яшьлек кызлары Зоя белән Глафира Копыловалар тиешле дистанцияне җиңел генә йөгереп уздылар. Кызлар нәфис гимнастика белән шөгыльләнә, гаилә сәламәт тормыш рәвеше алып бара, спортны ярата. Акция турында район гәзитеннән укып белгәч, озак уйлап тормыйча катнашырга булганнар.
Йөгереш тәмамланганнан соң әлеге юллар авторына идеаль шпагатка утырып та күрсәттеләр.
500 метр араны җиңел генә йөгереп узучыларга «Чишмә» спорт-савыктыру комплексына бассейнга бару өчен бер көнлек абонемент тапшырылды.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, йөгерергә килүчеләрнең күбесе – ГТОда катнашучылар иде, бу хакта безгә Тест үткәрү үзәге мөдире Сергей Балуев хәбәр итте, бу көнне ул үзе дә акциядә катнашты.

Чишмәлеләр сәламәт тормыш яклы!
Чишмәлеләр сәламәт тормыш яклы!
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: