Чишмэ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 декабрь 2022, 17:22

Кабыгы да шифалы

Мандарин С витаминына бай. Ул сусауны баса, депрессия вакытында бик файдалы.

Кабыгы да шифалы
Кабыгы да шифалы

Күңел болганганда да мандарин ашарга киңәш итәләр. Ул кан тамырларындагы холестеринны да киметә. Мандарин табигый антисептик санала. Аның составындагы аскорбин кислотасы иммунитетны ныгыта, клетчатка белән пектин ашкайнату эшчәнлеген яхшырта. Әмма аллергиядән интеккән кешеләргә мандаринны чамасын белеп кенә ашарга киңәш ителә. Ашказаны җәрәхәте булганда, шикәр чире вакытында да мандарин ашарга киңәш ителми.

Бронхиттан. 2 аш кашыгы кипкән мандарин кабыгына 1,5 стакан кайнар су салып, шуны сүлпән утта 5 минут тотарга кирәк. Аннары аны уттан алып, бер сәгать төнәтәсе. Әлеге төнәтмәне ашарга ярты сәгать кала, җылытып, көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчегез.

Салкын тигәннән. Бер уч кипкән мандарин кабыгына кайнар су коеп, тар авызлы савытка салып, 10 минут буе шуның парын иснәгез. Әлеге процедурадан соң бер сәгать буе урамга чыгарга ярамый. Фитонцидка бай мандарин пары инфекцияләрне тиз арада куа.

Аяк табаны гөмбәчегеннән. Мандарин кабыгы белән тырнакларны һәм бармак араларын көнгә ике тапкыр ышкырга кирәк.

Хәлсезлек һәм йокысызлыктан. Мандарин кабыгын вак-вак кисәкләргә бүлгәләп, пакетка салыгыз да 15 минут иснәгез. Ул шулай ук баш авыртуларыннан да коткара. Цитрус исе һәм эфир майлары арыганлыкны бетерә, стресстан коткара, тынычландыра һәм йоклап китәргә булыша.

Кабыгы да шифалы
Кабыгы да шифалы
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: