Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 декабрь 2022, 17:20

Куян елында уңыш килсен өчен 5 кагыйдәне үтәгез!

Яңа елны дөрес каршылагыз һәм бәхетле булыгыз! 

Куян елында уңыш килсен өчен 5 кагыйдәне үтәгез!
Куян елында уңыш килсен өчен 5 кагыйдәне үтәгез!

1нче кагыйдә – өегезне яхшылап җыештырыгыз. Куян чисталык һәм тәртип ярата! Шуңа тузан булмасын, шкаф эчләрендә барысы да дөрес һәм матур урнаштырылган булсын.

2нче кагыйдә – өегезне бизәгез. Куян урманда яши. Шуңа өйнең бизәлешендә бу тематика булсын. Вазада кипкән яисә тере чәчәкләр утырса, чыршы күркәләреннән гирлянда эленсә яхшы. Куян сынын яисә уенчыгын өстәлнең уртасына куегыз. Ә менә ел хуҗасын куркытырдай уенчыклар өйдә булмасын – юлбарыс, бүре, төлке һәм башкалар.

3нче кагыйдә – өстәлдә балык ризыклары булсын. Ул аерым әзерләнгән булса да, салатка кушылса да ярый. Тозлы балык та хуплана. Ә уылдыклы бутербродлар бигрәк тә яхшы.

4нче кагыйдә – Яңа елны дөрес кием белән каршылагыз. Кечкенә кара күлмәк бик уңышлы булыр, дип ышандыра белгечләр. Чөнки якынлышучы ел Кара куян елы икән. Шуңа киемегездә әз генә булса да кара төс булса яхшы. Зәңгәр, зәңгәрсу төсләр дә ярый икән. Ә менә кызыл һәм сары төсләрдән бу елны каршылаганда качарга тырышыгыз.

5нче кагыйдә – Яңа ел туганда теләк теләгез! Аны кызыклы һәм күңелле итеп эшләргә дә була. Иң билгеле ысул – теләкне кәгазьгә язарга, яндырырга һәм эчемлекле бокалга салып, сәгать 12не сугып бетергәнче эчеп куярга. Испаннарча – унике виноград ашап куярга, итальяннарча кирәкмәгән әйберләрне тәрәзәдән ташларга да була. Ә японнар Яңа ел төнендә өйләренә тырма кертеп куя икән. Яңа елдан күбрәк бәхет «тырмап» алыр өчен...

Киләсе елыгыз уңышлы булсын, дуслар!

Чыганак: https://kiziltan.ru

Фото ачык чыганаклардан

Куян елында уңыш килсен өчен 5 кагыйдәне үтәгез!
Куян елында уңыш килсен өчен 5 кагыйдәне үтәгез!
Автор:
Читайте нас: