Чишмэ
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 ноябрь 2022, 12:35

Көненә җиде минут җәяү атлагыз!

Галимнәр моның ни өчен кирәклеген исбатлаган.

Көненә җиде минут җәяү атлагыз!
Көненә җиде минут җәяү атлагыз!

Көненә җиде минут җәяү атлау яисә физик активлык та сәламәтлекне яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, моны Испания галимнәре исбатлаган. Бу хакта табиб-эндокринолог, медицина фәннәре кандидаты Зөһрә Павлова хәбәр итә.

Аның сүзләренә караганда, экспериментта 3357 кеше катнашкан, галимнәр 15 ел дәвамында аларны күзәткән. Хәтта атнага 50 минут йөрү, яки башка физик йөкләнеш үлем куркынычын 31 процентка киметергә мөмкинлек бирә.

— Әгәр инде физик активлыкны атнага 150 минутка кадәр арттырсак, үлүчеләр саны 50 процентка кими. Ягъни көн саен 25 минут чамасы җәяү йөрү сәламәтлекне һәм тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк, — дип билгеләп үтте эксперт.

Табиб, яхшы гадәтләрне тормышка ашыру авыр түгел, дип аңлата. Активлыкны арттыру өчен кешеләргә лифттан баш тартырга, машинаны эштән берничә квартал ераклыкта куярга һәм паркка җәяү йөрергә чыгарга гына кирәк.

https://kiziltan.ru/

Редакция архивыннан алынган фото

Көненә җиде минут җәяү атлагыз!
Көненә җиде минут җәяү атлагыз!
Автор:
Читайте нас: