Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 Май 2022, 12:32

Үткән заман геройлары белән таныштырабыз

Эльвера Мостәҗәпова, Тарих-туган якны өйрәнү музее мөдире 19 апрельдән Тарих-туган якны өйрәнү музеенда Җиңү көненә багышланган «Үткән заман геройлары» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады.

Үткән заман геройлары белән таныштырабыз
Үткән заман геройлары белән таныштырабыз

Музейга керү өчен билетларны «Пушкин картасы» буенча сатып алырга мөмкин, мәктәп укучылары һәм студентлар өчен бу бигрәк тә уңайлы. Кызганычка каршы, барлык мәктәпләрнең дә район үзәгенә килү мөмкинлеге юк. Шуңа бәйле рәвештә музей җитәкчелеге авыл мәктәпләренә үзләре барып күргәзмәләр оештырырга карар итте.

Хәзер музей хезмәткәрләре көн саен диярлек күчмә күргәзмә белән юлга чыга. Программада: лекцияләр, төрле темаларга викториналар, «Ветеранга хат» осталык классы; «Дан сиңа, солдат!» күргәзмәсе буенча экскурсия һәм хәрби кием киеп фотога төшү.

Бүгенге көндә музей Уразбахты, Калмаш, Новотроицкий, Сәйран, Әмин, Бишкәҗә, Дмитриевка, Шөнгәккүл, Караякуп, Горный һәм Чишмә авыллары мәктәпләрендә булды.

Уку елы тәмамланып килүгә һәм имтиханнар якынлашуга карамастан, балалар бик актив. Укучылар викториналарда катнашып һәм белемнәрен күрсәтеп кенә калмыйча, күргәзмәгә куелган һәр экспонатны кулга тотып карый алалар, алар аеруча шул чордагы кораллар белән кызыксыналар. Балалар сугыш киемендә фотога төшәргә һәм ветераннарга хат язарга да яраталар.

Күчмә күргәзмә май бәйрәмнәреннән соң да үз эшен дәвам итәчәк.

Үткән заман геройлары белән таныштырабыз
Үткән заман геройлары белән таныштырабыз
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: