Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 апрель 2022, 14:55

Кара карга – яз хәбәрчесе

Бу кошлар борынгы заманнардан бирле авыл хезмәтчәннәренең абруен яулаганнар. Алар яз алып киләләр һәм крестьяннарга зарарлы бөҗәкләрне юк итүдә ярдәм күрсәтәләр. Юкка гына кара каргалар килгәч тиздән яз җитә, димиләр.

Кара карга – яз хәбәрчесе
Кара карга – яз хәбәрчесе

Бабайлар кара карга оясына утыргач, 20 көннән ашлык чәчәргә була, диләр. Әгәр алар озак утырмасалар һәм очып китсәләр, көн җылынуын көтәргә туры киләчәк.

Каргалар күпләп 12–15 метрдан ким булмаган биек агачларга оя коралар, урманнардан еракка китәләр. Карга оялары ерактан ук күренә һәм күп еллар сак-лана. Җылы яклардан кайтуга кошлар алар янына киләләр һәм көннәр җылыну белән иске ояларны төзәтә башлыйлар. Яшь парлар гына яңа оя коралар. Әгәр алар әзер ояларны алсалар, карт кошлар аларны барыбер куып җибәрәләр.

Йомыркаларга утырыр вакыт җиткәч оялар янында меңнәрчә кош җыела. Янәшә урнашкан парлар төзелеш материалы җитмәү сәбәпле әрләшә һәм оятсыз төстә аны күршеләреннән урлый башлыйлар. Көл сыман соры дүрт-биш йомырка булуга ана карга утыра һәм оядан бик кирәктә генә китә. Бу чорда аңа ашарга ата карга ташый. Аны күрүгә ана кош тизрәк ашат, дигән сыман каты итеп кычкыра башлый.

Каргалар өерләре белән ачык урыннарда – басуларда, болыннарда тукланалар. Өлкән кошларның башларының алгы ягы ялангач, бу «җир казу эшләре» белән бәйле. Аеруча көзге-кышкы чорда чүплекләрдә казыналар. Терлек абзарлары янында чәүкәләр, сыерчыклар һәм ала каргалар белән зур төркемнәргә җыелалар яки бергәләп сукалаган яки печән чапкан трактор артыннан очалар. Вак-вак атлап кара җирдән йөриләр.

Карганың томшыгы нигезендә кошчыкларга азык җыю һәм алып килү өчен тәгаенләнгән зур булмаган капчык бар. Шул сәбәпле каргалар башка туганнарына караганда ерак араларга оча һәм берьюлы күбрәк азык алып кайта алалар. Шуңа күрә кара каргалар, башка нәселдәшләре белән чагыштырганда, балала-рын күбрәк ашаталар. Эссе көннәрдә капчык аеруча кирәк: кошлар анда азык белән бергә балаларына су да алалар.

Зур шәһәрләрдә каргалар сирәк оялыйлар. Алар анда ерак араларга очканда гына булалар. Кайберләре кышларга да кала, аеруча зур торак пунктларда. Сентябрьдә һәм октябрь башында кошлар зур өерләргә тупланалар. Каргалар бергә дус очалар, яшьләрен юлга кузгалганчы алдан ук өйрәтә башлыйлар. Кошлар бик тә чыдам: тәүлегенә 80 чакрым юл үтәләр. Җылы якларга очканда аларда үз-үзләрен саклау инстинкты уяна: өерләр торганнан тора зурая баралар, бу каргаларны ерткыч кошлардан саклый.

Тулырак: http://laishevskyi.ru

Кара карга – яз хәбәрчесе
Кара карга – яз хәбәрчесе
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: