Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
20 март 2022, 15:28

Тавык асрау серләре – авыл халкына киңәшләр

Авылда урнашкан хуҗалыкта тавык тоту өчен идеаль шартлар тудыру җиңел түгел. Тик кошчылык тармагын җиңел һәм керемле эш итәргә булышучы берничә хәйлә бар:

Тавык асрау серләре – авыл халкына киңәшләр
Тавык асрау серләре – авыл халкына киңәшләр

Тавыклар йомырка салуын туктатмасын өчен, келәттә ел дәвамында даими бертөрле яктылык булырга тиеш.

Әгәр дә тавыкларны ашатырга вакытыгыз юк икән, автоматлашкан ризык һәм су салу җайланмалары алырга мөмкин. Алар һәрвакыт кошларыгызны азык белән тәэмин итәр.

Яшь тавыкларны, чебиләрне, һичшиксез, вакцинацияләргә кирәк. Берәр төрле эпидемия килеп чыккан очракта, кошлар аны, чирне йоктырсалар да, җиңелрәк кичерәчәк. Бөтенләй авырмаска да мөмкиннәр.

Тавыклар келәтен аулак урында ясарга тырышыгыз, ишегалдының алар йөри ала торган өлеше дә тынычрак җирдә булсын. Йомырка салучы кошларның барысы да куркак була, ә аларга нервланырга ярамый, сәламәтлекләре какшарга мөмкин, йомырка салмый башларлар тагын!

Тавыкларның көндәлек ризык рационына витамин һәм минераль кушылмалар катыштыру кирәк.

Инде тавык аласыгыз гына калды. Көннәр бераз җылыта башлау белән, авылларда йомырка тавыклары сата башлыйлар. Элек кенә ул кечкенә чебеш сатып алып үстерү яки тавык астына йомырка салып чыгару бар иде. Хәзер бу гадәтләр онытылып бара. Хәер, аның тавыклары да элеккеге кебек кыртламый инде. Чеби чыгарудан алар да бизеп бара.

Бүген каян тавык алырга икән дип баш ватасы юк, алыпсатарлар капка төбеңә үк китереп бирәләр, акчаң гына булсын. Моннан тыш авылларда фермерлар да кош-корт үрчетү белән шөгыльләнә башлады. Андыйлар һәр районда диярлек бар. Сайлап кына ал. Агы да, кызылы да, чуары да... Майга чыккач, аларга бройлер чебиләр, каз, үрдәк бәбкәләре өстәлә. Йомырка тавыгы алырга уйлыйсыз икән, иң яхшысы 3–4 айлык­лар. Яхшылап тәрбияләсәң, алар бер-ике айдан йомырка белән куандыра башлаячак. Биш айлык тавыкның авырлыгы кило ярым тирәсе булырга тиеш икән. Авырлыгы кирәгеннән артык яки ким булса, андыйлар тиз генә йомырка салмый. Беренче елда 230–260 чамасы йомырка салалар. Тик ике ел дәвамында яхшы гына салсалар да, картая башлагач, «саранлана» төшәләр.

Тавык сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргәме? Каурыйлары чиста, шома булырга, тиресе пеләшләнмәскә тиеш. Андыйлар йонны да тиз генә коймый, йомырканы да күбрәк сала. Пычрак каурый шик тудыра: анда эчәк инфекциясе булырга мөмкин.

Сатып алганда тиресен дә карарга кирәк икән. Сау-сәламәт кошларның тиресе ачык алсу төстә, салынкы булып тормый. Саргылт тире бавыры авыру икәнлеген белдерә. Кикригенә дә күз салырга онытмагыз. «Яшь тавыкның кикриге бераз гына үскән, кызыл төстә була. Тонык булганын алмагыз. «Алка»лары кызыл булганына өстенлек бирергә кирәк. Сарырак икән, андыйлары начар була. Зур  кикриклесе карт тавык булуын аңлата. Йомырка сала инде ул дисәләр дә, андыйларга кызыкмагыз.

Сүз дә юк, тавык йомырка салсын өчен, аларны тиешенчә карарга да кирәк әле. Бодай сибеп кенә йомырка өмет итү дөрес түгел. Яшәү шартларын алмаштыру да беренче мәлдә аларда стресс китереп чыгара. Гадәттә, сату өчен үстерелгән мондый чебешләрне азык өстәмәләре белән тукландыралар. Шуңа күрә аларны йорт шартларында асрый башлагач, берара хәлсезләнәләр, җәйләүне авыр кичерәләр. Аларның яңа кетәклеккә ияләшүләре бер айга сузылырга мөмкин. Бу вакытта ризыкларына аскорбин яки янтарь кислотасы кушарга кирәк. Бер ризыктан икенчесенә күчү дә акрынлап барырга тиеш. Шуңа күрә беренче вакытта алар гадәтләнгән коры ризык бирергә тырышыгыз. Берәр атнадан соң, чиратлаштырып йорт ризыклары бирә башлагыз.

Тулырак: http://tulachi.ru/news/

Тавык асрау серләре – авыл халкына киңәшләр
Тавык асрау серләре – авыл халкына киңәшләр
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: