Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 февраль 2022, 17:29

Өйдә песи исе килмәсен өчен

Өйнең һәр почмагына үз биләмәләрен эз калдырып тамгаларга тырышучы яки йомышын диван астына һәм аулаграк башка урынга үтәргә гадәтләнгән мәче хуҗаларына күпме мәшәкать тудыруын күз алдына китерүе кыен түгел.

Өйдә песи исе килмәсен өчен
Өйдә песи исе килмәсен өчен

Мырауҗаннарны бу начар гадәтләреннән биздергән очракта да «эшчәнлек» эзләре әле озак вакыт үзләрен сиздереп торачак. Мәче сидеге бик күп нәрсәләргә тирән сеңә, шуңа күрә һәрбер хуҗабикәгә аның исен ничек бетерү турында белеп тору комачауламас.

 

Кер сабыны

Аның составында сидекчәне тарката торган глицерин бар. Йомшак өй җиһазларына, келәм-паласларга куе итеп ясалган сабын күбеге сөртегез, идәнне әйбәтләп сабынлап юыгыз. Кер сабыны белән юып, кием-салымны да начар истән чистартырга була.

 

Су һәм серкә кушылмасы

Ак серкәне бергә-бер нисбәтендә суга кушыгыз да, исле урыннарга сиптерегез. Идәнне алдан юып алсагыз, тагын да әйбәтрәк булачак. Дөрес, беренче мәлгә начар ис үзен көчлерәк сиздерәчәк, аның каравы, бераздан соң бернинди шикле ис тә калмас.

 

Спирт яки аракы

Кайбер әйберләрне серкә белән юарга яки сөртергә ярамый (әйтик, күн аяк киемнәрен). Аларны башта аракы яки спирт белән, аннары дымлы чүпрәк белән сөртегез.

 

Глицерин

Аны сабын урынына файдаланырга мөмкин. Исе килеп торган урынга глицерин ышкыгыз һәм ярты сәгатьтән соң дымлы чүпрәк белән сөртеп корытыгыз.

 

Водород перекисе кушылмасы

Перекиська башта чәй содасы, аннары сыек сабын кушып болгатыгыз (1:1:1 нисбәтендә) һәм шуны мәче сидеге исе килүче урынга сөртегез. Соңрак әйбәтләп юып алыгыз.

 

Хлорлы агарткыч

Хлорлы агарткычны мәче даими рәвештә йомышын үтәргә йөри торган урыннардагы ис-хушларны бетерүдә файдаланырга була. Яраткан «йомшак йомгагыгыз» хлордан зыян күрмәсен өчен, чистартканнан соң бу урынны әйбәтләп юып алырга онытмагыз.

Фото https://pixabay.com/ru/ сайтыннан

 

 

Өйдә песи исе килмәсен өчен
Өйдә песи исе килмәсен өчен
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: