Автомобильдә заманча медицина җиһазлары бар. Машина ачкычлары дәваханәнең баш табибы Радик Галимовка «Уфа-Арена»да тантаналы чара барышында тапшырылды. Күчмә ФАП «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты буенча «Сәла-мәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты буенча алынган. Ул авыл җирлегендә яшәүче кешеләргә беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен билгеләнгән.
Чишмә районы өчен мондый автомобильнең роле бәяләп бетергесез, чөнки хәзер ерак авылларда яшәүче пациентлар өйләре янында гына медицина ярдәме алала.