Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 февраль 2023, 10:01

Сәламәт тормыш рәвеше

3 февральдә «Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Башкортстанда озын гомерлелек» республика программасы буенча Чишмә районы ветераннар советының «Сәламәтлек» төркемендә гомуми физик әзерлек буенча тәүге дәресләр башланды.

Сәламәт тормыш рәвеше
Сәламәт тормыш рәвеше

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров күңеле белән яшь калган өлкәннәрне чын күңелдән сәламләде, «кадерле спортчылар» дип мөрәҗәгать иткәч, күпләр җанланып китте, иреннәргә елмаю кунды.

– «Башкортстанда озын гомерлелек» программасы өлкән яшьтәгеләр өйдә күңелсезләнеп утырмасын, һәр эштә актив булсын, бер-берсе белән аралашсын өчен сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Уңышлар сезгә! – диде Ришат Әнис улы.

Район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Әсәдуллин, мәгариф идарәсе начальнигы Зилә Ямалетдинова, «Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Елена Рычкова аларга сәламәтлек һәм күтәренке кәеф теләделәр.

– Без 2022 елда ук «Сәламәтлек» төркемендә спорт белән шөгыльләнә башладык, хәзер кайбер үзгәрешләр кертелде. Ул вакытта без бер төркем җыйдык һәм алар белән язга кадәр шөгыльләндек. Күпләр дусларын, туганнарын алып килделәр – физкультура белән шөгыльләнергә теләүчеләр күбәйде. Пенсионерлар күбрәк йөрсен өчен быел ай саен 25әр кеше җыярга булдык, – дип аңлатты ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев.

Ветераннар советы рәисенең физкультура-савыктыру эше буенча урынбасары Закир Байбурин сүзләренә караганда, дәресләрдә күнегүләр ясарга өйрәтәләр. Барлык күнегүләр аларның яшен исәпкә алып сайлана.   

– Иң мөһиме башларга! Аннан соң инде мөстәкыйль шөгыльләнергә була.

Алкин-2 авылында яшәүче пенсионер Ольга Тквадзе шулай дип уйлый. Ул комбинатта эшләвенә карамастан, спорт белән шөгыльләнү өчен вакыт таба. 

Сеңлесе Людмила Сафронова белән килгән.

– Спорт дәресләре шундый дәрәҗәдә оештырылыр, дип уйламаган идем. Инструктор безгә күнегүләрне ни рәвешле ясарга кирәклеген күрсәтте. Туп уйнап та алдык. Иртәгә эштә барсына да сөйләрмен. Минем тагын бер апам бар, тик ул килергә ояла, ләкин март аенда булса да язылыр дип ышанам. Безгә дәресләр бик ошады! Физик активлык сәламәтлекне арттыра, кәефне күтәрә. Бу бит физик активлык кына да түгел, ә бер-беребез белән аралашу да, – ди ул.

Пенсионерлар атнага ике тапкыр гимнастика һәм йөзү белән шөгыльләнәчәк.Төркемдәге 25 кеше дә бассейнга бер ай йөрү өчен бушлай абонемент алган. Соңыннан һәр төркем ГТО нормативларын тапшырачак.

 

Сәламәт тормыш рәвеше
Сәламәт тормыш рәвеше
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: