Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 февраль 2023, 11:45

Кайвакыт яман шеш очраклы гына ачыклана

Яман шеш – куркыныч һәм дәвалаугабирешеп бармый торган авыру. Ләкин бу чирне башлангыч чорында ук кисәтергә, шул рәвешле дәвалау процессын җиңеләйтергә була.

Кайвакыт яман шеш очраклы гына ачыклана
Кайвакыт яман шеш очраклы гына ачыклана

– Яман шеш үлемгә китерүче чирләр арасында икенче урында. Бу башлангыч чорда үзен сиздертмәгән, мәкерле авыру. Шуңа күрә рак авыруларының  1-2нче стадиясе күп вакыт медицина тикшерүе һәм диспансерлаштыру вакытында ачыклана. Башлангыч стадиядә онкология ачыкланган кешенең сәламәтләнү мөмкинлеге зуррак, – дип сөйләде Чишмә үзәк район дәваханәсенең терапия бүлеге мөдире Венера Латыйпова.

Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле яман шеш авырулары артты. Табиблар моны ул вакыттагы изоляция белән бәйли. Чөнки бу вакытта халык, чирләштереп торса да, табибка бармады.

Яман шешнең соңгы стадиясендәге авырту, кан косу, шеш үсү газап чиккән кешене хастаханәгә «куа». Әйе, Чишмә дәваханәсендә әлегә онколог юк, әмма бу юнәлештә эш алып барылмый дигән сүз түгел. Гражданнар, авырып киткән очракта, 108нче кабинетка – шәфкать туташы постына килә ала, анда аңа анализлар тапшыру өчен юллама биреләчәк, аннан соң ул терапевтка керә алачак. Анализ нәтиҗәләре язылган кәгазьләрне хәзер эзләп йөрергә кирәкми, барысы да электрон рәвештә табиблар кулында. Терапевт караганнан соң пациент тулы тикшерү уза һәм онкодиспансерга, яисә Республика клиник хастаханәсенә җибәрелә.

2020 елда яман шеш авыруларының 168 очрагы (иртә стадиядә – 86, соңгы стадиядә – 72) ачыкланган, 2021 елда – 156 (64 һәм 83), 2022 елда – 157 (78 һәм 68). Беренче урында – үпкә һәм күкрәк яман шеше. Аннары ашказаны һәм мәни бизе рагы килә.

– Аппетит югалу, ябыгу, көтмәгәндә гемоглобин төшүне игътибарсыз калдырырга ярамый. Медицина тикшерүләрен һәм диспансерлаштыруны вакытында узарга киңәш итәм. Исәнлекне саклагыз! –ди Венера Самат кызы.

Әгәр пациент флюорография узганда ниндидер шик туса, аны шунда ук компьютер томографиясенә җибәрәләр. Әгәр дә кан анализында үзгәрешләр булса, ФГС (фиброгастроскопия) үткәрелә, бу вакытта ашказаны-эчәк трактында яман шеш күзәнәкләрен ачыклау өчен биопсия алына.

«Яман шеш» диагнозы еш кына 40ны узган пациентларга куела. Шуңа күрә 18-39 яшькә кадәрге гражданнар өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән соң ел саен диспансерлаштыру узарга тиеш.

Кайвакыт яман шеш очраклы гына ачыклана
Кайвакыт яман шеш очраклы гына ачыклана
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: