Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 декабрь 2022, 15:04

Дарулардан да файдалырак дәва ысулы

Бу катнашма иң көчле ютәлне дә берничә сәгатьтә бетерергә сәләтле. Ул шулкадәр файдалы ки, заманча дарулар да бер читтә торсын!

Дарулардан да файдалырак дәва ысулы
Дарулардан да файдалырак дәва ысулы

Беренче эш итеп 1 стакан сөт кайнатыгыз. Шуңа 1 аш кашыгы атланмай һәм  шулкадәр үк бал салырга кирәк. Аерым савытта йомырка сарысына бал калагының очына гына чәй содасы салып яхшылап болгатыгыз. Шуннан ике катнашманы бергә кушкач, тәмле ризык килеп чыкмас, әлбәттә, тик файдалылыгы буенча тиңнәр булмас. Ютәлли башлауга ук йомыркалы катнашма эчеп карагыз, үкенмәссез!

Ютәлдән дәвалану өчен тагын бер рецепт: 500 грамм суганны чистартып, вак итеп турарга кирәк. Шуңа 400 грамм шикәр кушып болгатабыз. Аннары катнашманы 1 литр суга салып 3 сәгать буена талгын утта кайнатабыз. Соңыннан плитәдән алып бүлмә температурасына кадәр суытабыз. Шуннан соң кайнатмага 50 грамм бал салып эретәбез.

Әлеге кайнатманы аш алдыннан эчәргә кирәк. Балаларга – 4–6 бал калагы, өлкәннәргә 4–6 аш кашыгы бирелә.

Тагын бер ысул: стаканга 2 төймә «Таблетки от кашля», 1 десерт кашык «Грудной эликсир» һәм 2 аш кашыгы кайнар су салып болгатып эчәбез. Көненә өч тапкыр – ашарга ярты сәгать кала эчәргә кирәк.

Коры ютәлдән чамбыр (безнең якта аны исле үлән, петпелдек дип тә йөртәләр) коткара. Киптерелгән һәм вакланган 1 аш кашыгы чамбыр үләне өстенә бер стакан кайнар су салабыз да, сөлге белән урап, бер сәгать төнәтәбез. Аннары сөзеп алып, сигез-ун көн дәвамында көненә өч тапкыр икешәр аш кашыгы эчәбез.

Дарулардан да файдалырак дәва ысулы
Дарулардан да файдалырак дәва ысулы
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: