Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 ноябрь 2022, 10:30

Чирне пациенттан башка җиңеп булмый

Үзәк район дәваханәсенең табиб-эндокринологы Оксана Исамова кемнәрнең диабет буенча хәвеф төркеменә керүе һәм әлеге чир белән ничек яшәргә кирәклеге турында сөйләде.

Чирне пациенттан башка җиңеп булмый
Чирне пациенттан башка җиңеп булмый

14 ноябрь – Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көне.

Әлеге вакытта бу чир белән авыручы 1454 кеше һәм 16 бала үзәк район дәваханәсендә исәптә тора. 373 кеше инсулин терапиясе ала.

Үзәк район дәваханәсенең табиб-эндокринологы Оксана Исамова кемнәрнең диабет буенча хәвеф төркеменә керүе һәм әлеге чир белән ничек яшәргә кирәклеге турында сөйләде.

– Диабет чире нәселдән тапшырылырга ихтимал.

Шулай ук ашауга да бәйле, дөрес тукланмау, фастфудлар, калорияле ризыклар ярату, аз хәрәкәт итү – боларның барысы да шикәр диабетына китерергә мөмкин, – диде Оксана Рәшит кызы.

Табиб әйтүенчә, чирне дәвалау өчен, беренче чиратта, диета тотарга, гәүдә авырлыгын киметергә, яшәү рәвешен үзгәртергә, шикәр күләмен киметүче препаратлар кабул итәргә яки инсулин кадарга кирәк.

Кешеләр үз тормышларын уңайлырак итәргә тырыша, цивилизациянең барлык мөмкинлекләре нәкъ шуңа юнәлтелгән. Көнкүрештә бар нәрсә диярлек автоматлаштырылган, артык хәрәкәтләнү таләп ителми, техника белән идарә итү, ишекне ачу, пәрдәләрне күтәрү, телевизор кабызу өчен пульт бар. Хәрәкәт кими һәм моның өчен ихтыяр көче таләп ителә, үзеңне фитнеска барырга, кичләрен саф һавада йөреп керергә, шәһәр кешеләренә үзләрен эштән өйгә кайтканда лифттан файдаланмыйча баскычтан күтәрелергә мәҗбүр итәргә туры килә. Элек, безнең өчен күп кенә проблемаларны техника хәл итмәгәндә, кешеләр ирексездән күбрәк хәрәкәтләнгән, ә хәзер уңайлыклар: машиналар, хәтта электр самокатлар да бар. Шул ук вакытта без элеккечә калорияле ризыклар ашыйбыз, тәмле ризык татлы гына түгел, ә майлы да була. Әлеге заманда соуслар, тәмләткечләр, майонезлар, майлы ризыклар күп, шуңа күрә халык бик күп калория куллана, әмма аны сарыф итми. Боларның барысы да шикәр чиренә китерә.

– Кагыйдә буларак, диабетның тәүге билгеләре – сусау, бәдрәфкә еш йөрү, ябыгу, хәлсезлек, тын кысылу. Елына бер тапкыр булса да шикәр күләмен белү өчен кан тапшыру мөһим. Шикәр, конфет, печенье, кайнатма кебек җиңел үзләштерелә торган углеводлардан баш тартырга, күбрәк акрын үзләштерелә торган углеводлар: ярмалар, яшелчәләр, аксымлы ризыклар, ит, балык ашарга кирәк, – дип киңәш бирә табиб-эндокринолог.                             

Диабет – ул табиб кына дәвалый торган чир түгел, пациентның да зур тырышлык салуы, диета тотуы мөһим. Авыруга даими рәвештә өй яки эш шартларында кандагы шикәр күләмен үлчәп торырга кирәк.

Диабет авыруы белән яшәү: нинди ризыклар ашау, кандагы шикәр күләмен ничек контрольдә тоту, шулай ук туклану кагыйдәләрен, рөхсәт ителгән физик йөкләнешләр турында эндокринологка кабул итүгә баргач белергә мөмкин. Сәламәтлегегезне саклагыз!

Чирне пациенттан башка җиңеп булмый
Чирне пациенттан башка җиңеп булмый
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: