Чишмэ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 апрель 2022, 11:13

Каен бөресенең файдасы

Яз җиле исте. Сыерчык бураннары уйнады. Көннәр җылыта башлауга, бөреләр дә бүртә башлады. Сез бу язда каен бөреләре җыеп алырга уйлаган идегезме? Бөрене кайчан җыярга кирәк? Бу язма сезнең өчен.

Каен бөресенең файдасы
Каен бөресенең файдасы

Бөрене каеннарда сут хәрәкәте башланганда, әмма әле яфрак ярганчы җыярга кирәк. Бер генә яфрак чыкса да, соң булыр. Каен бөресен җыю өчен бу көннәр иң отышлы вакыт санала.

Каен бөресе бәвелне куа, канны чистарта, тирләтә, иммунитетны ныгыта, аны подагра, ревматизм, тире авыруларыннан, геморройдан файдаланалар.

Салкын тигәндә, грипп йоктырганда кичтән бер стакан кайнар суга бер чәй кашыгы вакланган бөре салып, берничә минут төнәтергә кирәк. Чәй кебек эчегез дә төренеп ятыгыз. Ул тирләтә, иммунитетны ныгыта.

Ревматизм борчыганда мазь ясап карагыз. Ул болай эшләнә: 250 г атланмайга 250 г каен бөресе алына. Эмаль кәстрүлгә

1,5–2 см биеклектә вак итеп туралган атланмай, өстенә шулкадәр үк бөре салына. Шул рәвешле бөре белән майны чиратлаштырып салыгыз. Савытны герметик итеп ябыгыз. Капкачның кырыйларын камыр белән ябыштырып куярга була. Кәстрүлне 15 сәгать сүрән духовкада тотарга кирәк булыр. Аннан капкачын ачып суытыгыз. Катнашманы марля аша сөзеп, банкага тутырып куегыз. Нәтиҗәлерәк булсын өчен, 25 г камфара кушарга мөмкин.

Мазьны суыткычта сакларга киңәш ителә. Сызлаган буыннарга шушы мазьны сөртергә кирәк. Аннары өстеннән пленка каплап, җылы итеп төрегез. Берничә процедурадан соң ук хәлегез яхшыруын тоярсыз.

Бөрене коры көнне җыегыз. Бер каенның бөреләрен күп кисмәгез, агачка зыян китермәгез.

Яз көне аны киптерүе авыр. Бүлмәдә кипмәсә, духовкага куегыз, температураны +30 градустан арттырмагыз. Кипкән бөре ике ел саклана.

Каен бөресенең файдасы
Каен бөресенең файдасы
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: