Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 ноябрь 2021, 12:34

Канны нәрсә сыеклый?

Иртән күбебез кофе эчәргә гадәтләнгән. Күпләр тәм-том белән чәй эчә...

Канны нәрсә сыеклый?
Канны нәрсә сыеклый?

Ә менә табиблар иртәне берничә тамчы лимон суы кушылган җылы су эчеп башларга киңәш итә. Иртәнгә кан куера, эритроцитлар «ябышып» бетә, кан йөреше акрыная – бу төнлә сизелерлек сыеклык югалтканнан килә. Бер стакан җылы су канны сыеклый: эритроцитлар бер-берсеннән «ычкына», аралары зурая. 

Нәтиҗәдә, күтәренке кәеф, җиңел хәрәкәтләр күзәтелә башлый.

Лимонлы су организмны токсиннардан чистарта. Җылы су ашказанын да «уята». Эчәклектән азык калдыклары, лайлалар юып төшерелә. Шулай ук артык авырлыктан да арындыра. Ә канны сыеклар өчен тәүлеккә 1–1,5 литр су эчәргә кирәк.

Бары чиста су! Кофе, чәй, сок, морслар моңа керми. Шулай ук кофе, спиртлы эчемлекләр дә канны куерта, анысын да истән чыгармаска кирәк. Тозлы, ысланган ризыклар шулай ук файдага түгел. Тарту, стресслар, кайбер чирләр (шикәр чире) канны куерта, ди табиблар. Еш саф һавада булырга, йокы туйганчы йокларга киңәш итә алар. Кан сыеклый торган даруларга караганда, үләннәрдән файдалану кулайрак. Даруханәдән донник (кандала үләне), ак тал каерысы алып эчү, гирудотерапия куллану (сөлек организмга кан сыеклагыч матдәләр җибәрә) кан сыеклату өчен иң үтемле чараларның берсе булып тора. 

Шулай ук сарымсак, укроп, сельдерей һәм петрушканы канны сыеклату өчен дә кулланалар.

Канны нәрсә сыеклый?
Канны нәрсә сыеклый?
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: