Бу исем югары һөнәри осталык һәм күп еллык намуслы хезмәт өчен бирелә.
«Осталарның буыннан-буынга тапшырыла килгән технологияләр буенча эшләгән әйберләре – сәнгать ул, шуңа күрә тармак аеруча сакчыл караш таләп итә.
Мактаулы исем булдыру республикада халык кәсепләрен популярлаштыруга һәм һөнәрчелекне үстерүгә булышлык итәргә тиеш», – дип нәтиҗә ясады К. Толкачев.
Дәүләт җыелышы рәисе борынгыдан килгән халык кәсепләрен саклау кирәклеген билгеләде. Аның фикеренчә, ул – халыкның матди мәдәниятенең мөһим өлеше, милли байлыгыбыз.
Фото: «Башинформ», Олег Яровиков