Чишмэ
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
7 октябрь 2022, 11:25

Фидан Гафаров: Театр – минем язмышым

Чишмәлеләр бу гаҗәеп шаян, якты һәм музыкаль тамашаны 19 октябрьдә район Мәдәният сарае сәхнәсендә карый алачак. Спектакль кич сәгать 7дә башлана. Тулырак мәгълүматны 2-08-30 телефоны буенча шалтыратып белергә була.

Фидан Гафаров: Театр – минем язмышым
Фидан Гафаров: Театр – минем язмышым

Фидан Гафаров – легендага тиң шәхес... Ул Рәсәйнең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, хәзерге эстрада җырчылары мондый популярлык турында хыяллана гына аладыр.

Аның спектакльләрендә һәрвакыт зал тулы була, ә ул башкарган җырлар тиз арада хитка әверелә.

Халыкның яраткан артисты, башкорт сәхнәсе аксакалы быел көз 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Фидан Сафа улы иҗат юлын дәвам итә һәм бүгенге көндә дә тамашачыларын яңа рольләре һәм җырлары белән шатландырып тора. Безнең редакция шушы көннәрдә легендар артист белән аралашты һәм аннан яшьлек һәм дәрт-дарманлык серен белде.

– Иҗат – бар тылсым шунда, ул миңа көч бирә. Аннары сезнең мәхәббәтегез көч өсти – мин тамашачыларның ихлас карашын һәрвакыт сизәм, ул мине илһамландыра. Һәм, әлбәттә, спорт! – ди юбиляр елмаеп.

Сүз уңаеннан, артистка үзен тонуста тотарга нәкъ менә тренировкалар ярдәм итә, чөнки Сергей Белов пьесасы буенча куелган «Мин һинең кәйнәң булам» дип аталган бенефис спектаклендә аңа сәхнә буйлап йөгерергә, дәртле танго биергә, әледән-әле сәхнә киемнәрен алыштырырга һәм, әлбәттә, көтелмәгәнчә, мәсәлән, «ABBA» стилендә җырларга да туры килә.

Бу спектакльне артист үзенең юбилеена багышлый һәм аның белән республика буенча гастроль турга чыга.

Чишмәлеләр бу гаҗәеп шаян, якты һәм музыкаль тамашаны 19 октябрьдә район Мәдәният сарае сәхнәсендә карый алачак. Спектакль кич сәгать 7дә башлана. Тулырак мәгълүматны 2-08-30 телефоны буенча шалтыратып белергә була.

Фидан Гафаров: Театр – минем язмышым
Фидан Гафаров: Театр – минем язмышым
Автор:
Читайте нас: