Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 июнь 2022, 12:31

Хәйдәр Бигичев – тиңдәшсез талант

Зөлфия ГАЛИМ Хәйдәр Бигичев горур, үз талантын бәяли белә торган, шул вакытта гади һәм эчкерсез иде. Кайбер сәнгать әһелләреннән аермалы буларак, ул бик тырыш, максатчан, сәхнәдә дә, шәхси тормышта да тәртипле, инсафлы булды. Кыскасы, бар яктан да күпләргә үрнәк, Хәйдәр Бигичев бердәнбер иде.

Хәйдәр Бигичев – тиңдәшсез талант
Хәйдәр Бигичев – тиңдәшсез талант

Аллаһы Тәгалә миңа бу күркәм гаилә белән аралашып яшәү бәхете бирде. Ул гомере буена татар халкы, аның мәдәнияте өчен җан атып яшәде. Моннан күп еллар элек ул сөеклесе, халкыбызның яраткан җырчысы Зөһрә Сәхәбиева белән бергәләп Чаллыда хәйрия концерты оештырып, тамашачыларга бик матур чыгышлар әзерләп йөри иде. Ноябрь кичендә мин аларның өй телефонына шалтыраттым. Хәлләрне сорашкач, ул: «Зөһрә апаң Чаллыга афишалар җибәрергә китте. Тиздән кайтыр», – диде. Без гадәттәгечә ихлас саубуллаштык. Кем уйлаган бу безнең соңгы сөйләшүебез булыр дип. Берничә көннән Хәйдәр Бигичевның вафат булуы турындагы хәбәр татар дөньясын тетрәндерде. Тромбы ычкынып китеп, бөек җырчы 49 яшендә Казан хастаханәсендә, табиблардан ярдәм өмет итеп, даруханәдән дару алып килгән сөеклесе, Зөһрә ханым кулында мәңгелеккә күзләрен йомды. Аны соңгы юлга озатырга килгән халык Казан урамыннан ташкын булып агылды.

Хәйдәр Бигичев турында күңелдә бары якты хәтирәләр генә саклана. Хәйдәр абыйда эчке культура бик көчле иде. Сөйләшеп утырганда ул кеше фикерен хуплап кына калмый, үзенең саллы, акыллы фикерен җиткерә иде. Ул фикер башкаларныкыннан аерылып торыр иде. Хәйдәр Бигичев гаделсез, вакчыл, талантсыз кешеләрне, гайбәтчеләрне яратмады.

Аның язмасындагы бу җырларны чын сәнгатьнең бәясен аңлаган тамашачылар хәзер дә яратып тыңлыйлар. Шунысы игътибарга лаек, Хәйдәр Бигичев опера сәхнәсендәме, бәйрәм концертларындамы, дуслары янындамы – бар җирдә җырны җиренә җиткереп, кеше күңелен яуларлык итеп җырлый, зур сәхнәләрдә еш кына микрофонсыз җырлап, үзенең көчле тавышына тамашачыларны әсир итә иде.

Ул Түбән Новгород өлкәсенең Чүмбәли авылында гади колхозчы гаиләсендә туып-үскән, кечкенәдән җырларга яраткан, спорт белән дус булган. Германиядә хәрби бурычын үтәгән. Армиядә дә җырлаган ул. Аннары Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап профессиональ җырчы булган. Кыскасы, гомере буе җырга-моңга, югары сәнгатькә омтылган авыл баласы Хәйдәр Бигичев операларда партияләр башкарып, дөнья күләмендә танылган кеше.

Иҗат әһелләренең нинди генә биеклеккә ирешсәләр дә, биеклек «түбәсе» була. Хәйдәр Бигичев өчен ул Отелло партиясе иде. Бу турыда операны Казан сәхнәсенә куйган режиссер Валерий Раку болай дип язды: «Хәйдәрнең бу партияне ничек җилкенеп әзерләвен күрсәгез икән! Тавышын югалту ихтималы барын, бу рольгә билгеле бер яшькә җиткәч кенә алынуларын әйтеп, «бу аның соңгы эше булачак» дип күңелен төшерүчеләр булса да, ул миңа ышанды, максатына барды. Бу аның батырлыгы, тантанасы, ахыр килеп, иҗади язмышының таҗы булды. Әгәр дә ул булмаса минем дә, аның да, Казан каласының да беркайчан да мондый спектакльгә ирешәсе юк иде. Отелло – тенорлар репертуарындагы иң катлаулы партияләрнең берсе. Хәйдәрне мин һич арттырусыз бу рольне дөнья күләмендә иң яхшы башкаручылар рәтенә кертәм. Әгәр үз гомерендә башка бернәрсә җырламыйча, бер Отелло ролен генә башкарса да, Хәйдәр дөнья музыкасы тарихында калыр иде. Ул «Кабатланмас гений!».

Гадәттә иҗат кешесе сәхнәдә бәхетле булса, гаиләсендә бәхетсез. Әмма Хәйдәр Бигичев шәхси тормышында да бәхетле иде. Чөнки Зөһрә апа белән Хәйдәр абый арасында иң зур хис – мәхәббәтне соңгы, аерылу мизгеленә кадәр югалтмау бик көчле иде. Бу хисне Зөһрә ханым бүгенгәчә кадерләп саклый. «Без бер-беребезгә карата тирән ихтирам саклап 25 елга якын яшәдек. Тормышның ачысын-төчесен, авырлыкларын, шатлыкларын тигезләп күтәрдек, балалар үстердек, бергә иҗат иттек. Бер-беребез өчен алыштыргысыз тәнкыйтьче һәм ярдәмче булдык. Гаиләбез тынычлык һәм мәхәббәт оясы иде. Гаиләдә Хәйдәр тугры ир, үрнәк әти булды», – ди Хәйдәр абыйның хәләле Зөһрә ханым.

Хәйдәр абый белән Зөһрә апа дөнья малына кызыкмыйча, рухи кыйммәтләргә өстенлек биреп яшәделәр. Алар өчен байлык – Аллаһы Тәгалә биргән талантлары, сәламәтлек, гаилә, уллары, халык мәхәббәте һәм тәрбияви әһәмияткә ия булган җырлар.

Үзенең кыска гына гомерендә Хәйдәр Бигичев татар халкына бай рухи мирас калдырды.

http://shahrichalli.ru/

Хәйдәр Бигичев – тиңдәшсез талант
Хәйдәр Бигичев – тиңдәшсез талант
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: