Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 Май 2022, 10:03

Хәтердән җуелмас сандугач

Галия Кайбицкая 1905 елның 21 маенда Җаек (Уральск) шәһәрендә мәшһүр татар мәгърифәтчесе М. Төхфәтуллин гаиләсендә туа. Гаиләнең бай традицияләре аның тормыш һәм иҗат юлын билгеләүдә зур роль уйный.

Хәтердән җуелмас сандугач
Хәтердән җуелмас сандугач

Әтисе – Мотыйгулла. Кече Кайбыч халкы ятим калган Мотыйгулланы үз исәбенә мәдрәсәдә укыта, хәтта чит илдә Каһирәдә дини белем алырга мөмкинлек бирә. Кайтышлый сеңлесе янына кереп, Җаек (Уральск) шәһәрендә төпләнеп кала. Мотыйгулланың алдынгы карашлары, белемле булуына сокланалар һәм дин хезмәтенә димлиләр.

Галиянең әнисе Гыйззеназ утыз елдан артык ире Мотыйгулла хәлфә салган мәдрәсәдә хатын-кызлар укыта. Ул татар дөньясында беренче булып хатын-кызлар хорын оештыра. Кечкенә Галия шул хорның танылган башкаручысына әверелә. Заманында танылган җырчы – бертуган абыйсы Камил Мотыйгый сеңлесе Галиянең бу талантын күреп мактый, аңа шул юлны дәвам иттерергә киңәш бирә. Ниһаять, 15 яшьлек Галия Жаекта 1921 елларда Әдһәм Кайбицкий һәм Хәмит Төхбәтуллиннар тарафыннан оештырылган татар театр труппасы спектакльләрендә катнаша башлый, татар театр техникумына укырга керә. Шул ук вакытта  драма театрында музыкаль спектакльләрдә катнаша. Тирән белемгә омтылышы аны Көнчыгыш музыка техникумына китерә. Ул елларда татар театр мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре – Кәрим Тинчурин, Салих Сәйдәшев, Солтан Габәши, Мирхәйдәр Фәйзи, Х. Әбҗәлилов, Ф. Ильская, Г. Болгарская һ. б. белән аралашу Г. Кайбицкаяның иҗади яктан үсүенә зур йогынты ясый.

1934 елда Г. Кайбицкая Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә укырга җибәрелә, 1939 елда ул әле яңа гына ачылган Татар опера театрының төп җырчысына әверелә, татар опера сәнгатенең үз традицияләрен булдыруда армый-талмый һәм илһамланып эшләгән кешеләрнең берсе була.

Опера театры сәхнәсендә Г. Кайбицкая барлык татар опера һәм музыкаль комедияләрендә диярлек төп партияләрне (мәсәлән, «Алтынчәч» операсында Алтынчәч, «Наемщик»та Гөлйөзем, «Башмагым»да Сәрвәр, Галиябануны шул исемдәге операда, «Качкын»да Рәйханә, «Түләк» операсында Сусылу һ. б.) зур осталык белән башкара.

Рус һәм чит ил операларында бик тә катлаулы партияләрне башкаруы («Риголетто»да Джильда, «Травиата»да Виолетта, «Фауст»та Маргарита, «Патша кәләше»ндә Марфа, «Кар кызы»нда Кар кызы) җырчының зур таланты, осталыгы турында сөйли. Сирәк очрый торган табигый сәләте, яңгыравыклы ягымлы тавышы белән Г. Кайбицкая башкару осталыгының зур биеклекләрен яулый, тыңлаучылар арасында киң таныла.

Хәтердән җуелмас сандугач
Хәтердән җуелмас сандугач
Автор:Айсылу Габидуллина
Читайте нас: