Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 гыйнвар , 10:00

Кем булырга? Белгечлек сайлау җиңел бурыч түгел

Һөнәр сайлау – һәркем тормышындагы җаваплы адым, чөнки кеше, асылда, үз язмышын сайлый. Хәзер дөньяда 50 меңнән артык төрле һөнәр һәм белгечлек бар, кайбер мәгълүматлар буенча, ел саен 500гә якын яңа һөнәр барлыкка килә. Шулар арасыннан үзеңә ошаганын ничек табарга? Бу мәсьәләне Башкортстан агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы мисалында тикшерәбез. Башкорт агросәнәгать колледжы «тормышчан» һәм «һәрвакыт кирәкле, мөһим» категорияләренә кергән «Авыл хуҗалыгы производствосы мастеры», «Пешекче-кондитер», «Гомуми төзелеш эшләре мастеры», «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау» һөнәрләре буенча белгечләр әзерли. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, уку йорты сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә дә һөнәр алырга мөмкинлек бирә.

Кем булырга? Белгечлек сайлау җиңел бурыч түгел
Кем булырга? Белгечлек сайлау җиңел бурыч түгел

Без «Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау» белгечлеге буенча техник-механик һөнәре алучы өченче курс студентлары белән таныштык. Алар колледждагы иң үрнәкле укучылар, укырга кергәндә 25 булсалар, өч елдан соң да шул ук составта белем алуларын дәвам итәләр, дәрестән качып йөрүчеләр юк. Унөч студент стипендия ала, алтысы эшкә урнашып акча эшләргә дә өлгерә. Булачак белгечләр белән аноним анкета уздырылды. Берничә сорауга җавап бирүләрен сорадык. Сораштыру нәтиҗәләре буенча аларның күбесе ни өчен бу колледжны сайлауларына аңлатма биреп, «һөнәр ошый», «мастерлар әйбәт», «өйдән ерак түгел, иртүк торып шәһәргә чыгып китәргә һәм соң кайтырга кирәкми», «гаилә бюджетына шактый экономия – шәһәрдә арендага фатир алып булмый» дип җавап бирделәр. Берсе диплом алганнан соң блогер булырга теләвен билгеләп үтте. Бик яхшы, кулыннан килеп, авыл хуҗалыгы производствосының квалификацияле яшь мастеры буларак, блогында үзенең эш көннәре турында сөйләсә һәм яшьләрнең эшче белгечлекләр статусына карата фикерен тамырдан үзгәртә алса, нигә әле тәвәккәлләп карамаска.

Сәнәгать һәм икътисадның аграр тармагында эшләп, нинди хезмәт хакы алырга теләүләре турында да сүз барды – яшьләр 100-250 мең сум акча алып эшләргә тиеш дип саный студентлар. Начар түгел.

Безнең районда мондый хезмәт хакына дәгъва итәргә мөмкинме? «Башкир-агроинвест» җәмгыяте вәкиле – «Чишмә-Дәүләкән» производство бүлеге директоры Марс Фәйзуллин тар белгечлек ияләренең ел дәвамында уртача 80 мең сумнан һәм күбрәк акча алуын, басу эшләре кызган мәлдә тракторчыларның хезмәт хакы 200 мең сумга кадәр җитүен билгеләп үтте. Ләкин моның өчен «тир түгеп эшләргә» кирәк, диде ул. Сүз уңаеннан, «Башкир-агроинвест»та агросәнәгать колледжын тәмамлаучылар аз түгел.

Бүгенге көндә безнең район оешмаларына механиклар, шоферлар, тракторчылар, пешекчеләр кирәк. Бу һөнәрләрне Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында алырга мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бюджет урыннарга керү бәйгесендә, ә алар нибары 75, елдан-ел күбрәк абитуриентлар катнаша. Кызганычка каршы, укырга керергә теләүчеләрнең барысы да студент була алмый.

Хәзерге шартларда һөнәри уку йортлары алдында тәүдә эш бирүчеләрнең таләпләренә яраклашу максаты тора. Предприятиеләрне квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү өчен сыгылмалылык һәм оперативлык күрсәтергә кирәк, шуңа бәйле рәвештә ел саен укыту программаларының вариатив өлешенә төзәтмәләр кертелә.

Филиал мөдире Ирек Мифтахов билгеләп үткәнчә, район предприятиеләрендә кирәкле яңа һөнәрләрне һәм белгечлекләрне лицензияләү планлаштырыла. Башкортстан колледжлары «Профессионалитет» проектында актив катнаша. 2025 елга республикада шундый 19 үзәк булачак. Аларны төзүгә федераль бюджеттан 1,62 миллиард һәм республика бюджетыннан 860 миллионнан артык акча бүлеп бирелгән.

Проектның максаты – республикада икътисадның мөһим өлкәләрендә белгечләр күбрәк булуын тәэмин итү өстендә эш алып бару. Моның өчен мәгариф учреждениеләре һәм компанияләр бергә эшләячәк һәм кешеләрне кирәкле һөәрләр буенча әзерләячәк. Бу яшь белгечләргә укуын тәмам-лаганнан соң гарантияле эш табарга ярдәм итәчәк. Башкортстан агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы агымдагы елда «Профессионалитет» проектында катнашырга һәм җиңүгә өметләнә.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 10 гыйнварда узган урта һөнәри белем бирү буенча республика советы утырышында билгеләп үткәнчә, 2024 елда Башкортстан колледжларының 15 уку корпусы ремонтланган. Моңа 331 миллион сум акча бүленгән. Өч ел эчендә республика бюджетыннан 29 колледжны ремонтлау өчен барлыгы 1,3 миллиард сум акча бүленгән. Алты колледж ике ел эчендә җиһазларны яңартуга 30 миллион сум акча алган.

Быел колледжларны капиталь ремонтлау буенча федераль программа башлана. Ике ел эчендә республикада җиде колледж ремонтланачак. Моның өчен федераль бюджеттан 709 миллион сумга якын акча тотылачак. 2025 елда 954 урынлык ике колледж ремонтланачак. 2026 елда исә 3654 урынга исәпләнгән биш шундый уку йорты төзекләндереләчәк. Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгында хәбәр итүләренчә, бу исемлеккә Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы да кергән.

Кем булырга? Белгечлек сайлау җиңел бурыч түгел
Кем булырга? Белгечлек сайлау җиңел бурыч түгел
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: