Чишмэ
+11 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 август , 11:09

Илшат Фәзрахманов район басуларында урып-җыю эшләре барышын карады

Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов эш сәфәре белән Чишмә районында булды.

Илшат Фәзрахманов район басуларында урып-җыю эшләре барышын карады
Илшат Фәзрахманов район басуларында урып-җыю эшләре барышын карады

Очрактан файдаланып, ул «Агро-Альянс» җәмгыятенең Шөнгәккүл авылы янындагы басуда «CLAAS» ашлык комбайнына идарә итеп тә карады. Техника яңа, 2020-2021 елларда гына сатып алынган. Урып-җыю эшләрендә катнашкан дүрт ашлык комбайнының да җитештерүчәнлеге югары һәм алар элекке сигез комбайнны алыштыра ала.

– Заманча техника бик уңайлы, комбайнчылар эш шартлары һәм хезмәт хакы белән канәгать. Кырларны да, үзегез күреп торасыз, чүп басмаган, уңыш мул, – дип сөйләде сәфәрдән соң Илшат Илдус улы.

– Бу елның үзенчәлеге шунда, чәчү һәм урып-җыю эшләре гадәттәгедән бер атнага иртәрәк башланды. Шулай булуга карамастан, алда шул ук бурычлар, уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу, басуларны әзерләү, уҗымнар чәчү мәсьәләсе тора. Бөртекле культуралар басуы бездә стандарт, уҗымнар һәм сабан культуралары якынча 3 мең гектарда, – ди «Агро-Альянс» җәмгыяте җитәкчесе Руслан Хәмитов.

Министр бу көнне шулай ук урып-җыю эшләре барган «Үзәк» МТС предприятиесе басуларында да булды.

Авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматларына караганда, Чишмә районы буенча 14366,5 гектардан барлыгы 39045,1 тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынган да инде.

 

Илшат Фәзрахманов район басуларында урып-җыю эшләре барышын карады
Илшат Фәзрахманов район басуларында урып-җыю эшләре барышын карады
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас в