Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 март 2023, 11:10

Ветеринарлар малларга прививка ясый

Чишмә районында йорт хайваннарында чир таралуны кисәтү буенча чаралар язгы вакытта да планга ярашлы дәвам итә.  Терлеккә ясалган бер прививка себер түләмәсе, эмкар һәм киң таралган котыру авыруыннан саклауны гарантияли.

Ветеринарлар малларга прививка ясый
Ветеринарлар малларга прививка ясый

Шушы көннәрдә район ветеринария станциясе хезмәткәрләре бригадасы поселокта сыер, тана, бозау, шулай ук кош-корт, ике эт һәм мәче асраучы Хөснияровларның ихатасында булды. Бу йортка мал табиблары еш килә,  күбесенчә профилактик максатта.

Газимә Хөсниярова алар турында җылы сүз белән генә телгә ала. Мал-туары көтүгә чыгарылмагач, сыерларны ясалма орлыкландыру өчен мал табибын чакырырга туры килә. Алар терлекләр авырып китсә дә, кичекмәстән килеп дәвалау билгелиләр. Газимә Фазыл кызы бүген дә аларны туганнары кебек каршы алды.

– Безнең урамда мин генә сыер асрыйм. Элек кырыкка якын мал-туар  бар иде. Хәзер күрше-тирә картайды, терлек асрарга исәнлекләре юк. Ә яшьләргә әзерне сатып алу җиңелрәктер, мөгаен. Ә авыл сөте файдалырак бит. Шуңа күрә сыер асрыйм, артыгын сатам, даими сатып алучыларым бар, – ди Газимә Хөсниярова.

Район буенча ветеринария станциясенең йогышлы чирләрне кисәтү бүлеге начальнигы Айдар Казбаев билгеләп үткәнчә, Чишмә районында эпизоотик иминлекне саклау өчен дүрт участокта ветеринария дәваханәсе, ике ветеринария участогы һәм ике ветпункт бар. Алар гомуми маллар саны 13 меңгә җиткән, 10 меңнән артык кәҗә һәм сарык, мең ярым ат, 84500 баш дуңгыз, 200 меңгә якын кош-корт, 206 баш умарта, якынча 3500 эт һәм 3700 мәче асралган 104 торак пунктны, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен, шулай ук 28 шәхси предприятиене һәм крестьян-фермер хуҗалыкны хез-мәтләндерә.

– Райондагы барлык терлекләрне исәпкә алу өчен, профилактик прививкалар ясаганда һәм диагностик тикшерүләр үткәргәндә, мал табибларын йорт алдына кертүегезне сорыйбыз. Бу хакта хуҗалар үзләре дә хәстәрлек күрергә тиеш. Ферма малларына планга ярашлы прививка ясау май аена кадәр дәвам итәчәк, – дип бил-геләп үтте А. Казбаев.

 

Безнең белешмә

Рәсәй һәм республика буенча эпизоотик хәл киеренке. Төбәкләрдә йогышлы мал авыруы таралган берничә торак пункт бар. Ел башыннан Рәсәйнең сигез субъектында дуңгызларның африка чумасы белән авыруының

20 очрагы, Рәсәй Федерациясе территориясендә котыру авыруының 65, Башкортстанда 2 очрагы теркәлгән.

Йогышлы авыру таралуның төп сәбәбе – читтән маллар кайтару. Шуңа күрә йорт хайваннарын һәм кош-корт алып кайту дәүләт ветеринария хезмәте контролендә булырга тиеш.

Ветеринарлар малларга прививка ясый
Ветеринарлар малларга прививка ясый
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: