Чишмэ
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 февраль 2023, 15:19

Маллар кышлату дәвам итә

Районның крестьян-фермер хуҗалыклары белән беррәттән зур булмаган гаилә фермалары да үсеш ала. Әмин авылыннан Рамил Байбурин, мәсәлән, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Маллар кышлату дәвам итә
Маллар кышлату дәвам итә

Аларның гаиләсе сөт һәм ит токымлы маллар үрчетә. Кышкы айлар – терлекчеләр өчен киеренке чор. Крестьян-фермер хуҗалык башлыгы Рамил Байбуринны фермада очраттык.

– 2016 елда тормыш иптәшем Фәридә белән киңәшләшеп, терлекчелек белән шөгыльләнергә уйладым, шул елның язында биредә сыерлар өчен бина, ферма төзи башладык. Элек тимер юлчы булып эшләдем, кыскартуга эләккәч, бөтенләй башка юнәлештә эшли башладым. Ул вакытта абзарда дүрт танабыз бар иде, безнең крестьян-фермер хуҗалык менә шулардан башланды инде, – дип сөйләде ул.

Бүгенге көндә аларның 27 савым сыеры, 15 үгезе, 4 танасы һәм 20ләп бозавы бар. Фермер сөт савып алу өчен кара-чуар токымга, ә ит җитештерү өчен симменталь токымлы малларга өстенлек бирә. Кышкы чорда савымнар кими, сатуга тәүлегенә 60-70 литр сөт кала. Фермада эшләр әлегә механикалаштырылмаган, барысы да – тирес түгү, мал азыгы салу кул көче белән эшләнә. Сүз уңаеннан, мал азыгын – печән һәм саламны үзләре әзерлиләр. Жом белән фуражны сатып алалар. Техникадан «ДТ», ике «Беларус» тракторы, ике комбайннары бар.

– Гадәттә өчәү – мин, хатыным һәм улым Рөстәм эшлибез. Кече улыбыз Дамирның вакыты юк, ул кайчандыр мин сайлаган юлдан китте – тимер юлчы булып эшли. Печән чорында гына ял алып ярдәм итәргә тырыша. Мал азыгы әзерләгәндә, сугым чорында вакытлыча эшчеләр алам. Маллар салкыннарны әйбәт кичерде, югалтулар булмады, сыерларның барысы да бозаулап бетте диярлек. Сүз уңаеннан, бозауларга 4 ай буена сөт эчерәбез, ныклы булып үссеннәр өчен иртән һәм кичен өчәр литр бирәбез. Ә гомумән, бездә маллар ел әйләнәсе бозаулый, чөнки  үгезләр үзебезнеке, – ди Р. Байбурин.

Фермер терлек итен Чишмәдә һәм Уфада үткән авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сата, ә сөт Уразбахты комплексында эшкәртелә һәм Уфа кибетләренә җибәрелә.

Фермер хуҗалыгы – ул бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр һәм зур хезмәт.  «Бездә яллар юк, чөнки маллар эш көннәрендә генә түгел, ә көн саен ашарга тели», – дип елмаеп сүзенә йомгак ясады  КФХ башлыгы.

Маллар кышлату дәвам итә
Маллар кышлату дәвам итә
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: