Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 февраль 2023, 14:49

Чишмәдә җитештерелгән азык-төлек сатылды

Узган шимбә, 18 февральдә, поселокның Үзәк мәйданында ярминкә гөрләде, 20ләп сәүдә ноктасы эшләде.

Чишмәдә җитештерелгән азык-төлек сатылды
Чишмәдә җитештерелгән азык-төлек сатылды

Ярминкәдә, гадәттәгечә, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитештергән продукция тәкъдим ителде. Күп төрле азык-төлек: ит, сөт ризыклары, балык, бал,  май, киптерелгән җиләк-җимеш, казылык, хәтта малларга печән сатып алырга мөмкин булды.

Бишкәҗә авылыннан Рифкать Камалов сатуга сарык ите алып килгән,  килограммын 500 сумнан тәкъдим итте. Ул үз хуҗалыгында 15ләп сарык асрый, алар бәрәнли башлаганнар инде.

– Төшкә кадәр сатам әле, аннары кайтырга кузгалам, малларны карарга кирәк, – диде Р. Камалов.

Аның янында Новотроицкийдан килүчеләр бер килограммын 450 сумнан ат ите сата иде.

Сафар сөтчелек фермасы һәм Благовар авыл хуҗалыгы кооперативы сәүдә иткән җирдә сатып алучылар күп булды. Аларның һәр сатып алучы белән уртак тел таба белүе күренеп тора.

Ярминкәдә шәхси хуҗалыкларда үстерелгән тавыкларның бер килосын 350 сумнан, ә казларны 700 сумнан тәкъдим иттеләр. Кайбер сатучылар бүген ярминкәдә халык аз, сату бармый, дип зарландылар. Балык сатучылар да шундый ук фикердә. 250 сумга чуртан алырга теләүчеләр дә аз булды. Халык әле уянмагандыр яки урамга чыгарга иренәләрдер, күрәсең, дип шаяртып та алдылар. Ә шәхси май заводында җитештерелгән көнбагыш мае сатучының сәүдәсе исә гөрләп барды.

– Бер литр майны 150 сумга, ә ике литрлысын 250 сумга сатам. Үзебез җитештергән яхшы сыйфатлы продукция тәкъдим итәбез, шуңа күрә сатып алучылар да күп. Бар да яхшы, – диде ул.

Район гәзитенең «ВКонтакте» төркемендәге сәхи-фәдә ярминкә турында игълан астында коммантарийлар һәрвакыт күп була. Ярминкәләрдә бәяләрне арттыру күзәтелә дип язучылар да бар. Шулай ук алып сатарлар күп, дип зарланучылар бар. Шуңа күрә бу юлы сатып алучыларның фикерен сорашырга булдык.

Калмаш авылыннан Венера Карачурина белән Рамилә Вәлиева ярминкәгә  дип махсус килгәннәр.

– Район гәзитенең социаль челтәрләрдәге төркемендә игълан күрдек. Көннең салкын булуына карамастан, азык-төлекнең күп булуы шатландырды, – диделәр алар. – Сафар сөтчелек фермасыннан китерелгән ит бик тәмле күренә. Бәясе дә авылдагы кебек. Ә благоварлылардан оныклар яраткан наггетслар алдык. 2 килограммы 660 сум тора. Бәлки кемгәдер кыйммәтрәк тоеладыр, тик ул чын иттән ясалган. Балаларга да ошый. Биредә тәкъдим ителгән тавык, каз һәм үрдәк итләре яхшы сыйфатлы. Фермерлар һәм шәхси хуҗалык тотучыларның күңел биреп эшләве күренеп тора, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты калмашлылар.

Чишмәдә җитештерелгән азык-төлек сатылды
Чишмәдә җитештерелгән азык-төлек сатылды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: