Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 ноябрь 2022, 10:05

Уҗым культуралары сынатмый

Быел мул уңыш биргән культураларның берсе, һичшиксез, уҗымнар.

Уҗым культуралары сынатмый
Уҗым культуралары сынатмый

Уҗым культурасы – берьеллык үсемлек төре ул кышкы салкыннар башланганчы үсеп һәм тамыр алып өлгерә, көннәр җылыта башлауга үсүен дәвам итә һәм язын чәчелгән культураларга караганда күпкә иртәрәк өлгерә. Аның уңышы да, сабан ашлыгына караганда, күбрәк була, чөнки җирдәге язгы дым запасы белән үсеп кала.

Авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматлары буенча, быел 6900 гектар мәйданнан 29 мең тонна ашлык җыеп алынган, уртача уңыш һәр гектардан 43 центнер тәшкил иткән. Уҗым басулары, табигать шартларын нәтиҗәле файдаланудан тыш, язгы кыр эшләре чорында йөкләнешне дә киметергә мөмкинлек бирә.

Шуңа күрә 2023 елда уңыш алу өчен район буенча 12846 гектарда уҗымнар, шуның 11446 гектарында бодай чәчелгән.

Бу үткән елдагы белән чагыштырганда күбрәк. Узган елда уҗым культуралары 8542 гектар мәйданда чәчелгән. Әмма ул вакытта чәчүлекләргә эссе һәм коры һава торышы комачаулавы турында онытмаска кирәк. 20% элита орлык чәчелгән – бу якынча 500 тонна.

3119 гектар уҗым басулары булган «Агропромбизнес», «Агро-Альянс» (1100 га), «Башкир-агроинвест» (2519 га) һәм «Нерал-Чишмә» (1500 га) җәмгыятьләре районда уҗым культуралары чәчү буенча алдынгы урыннарда.

Бүгенге көндә уҗым культуралары яхшы һәм канәгатьләнерлек торышта.

Уҗым культуралары сынатмый
Уҗым культуралары сынатмый
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: