Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 ноябрь 2022, 10:20

Үз һөнәрләренә тугры калучылар

Уфада республиканың тырыш хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булып үтте. Барлыгы 200дән артык кеше югары бүләккә лаек булды, алар арасында 16 чишмәле дә бар.

Республиканың тырыш хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасында
Республиканың тырыш хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасында

2 ноябрьдә «Торатау» Конгресс-холлында һәм Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелыш һәм бүләкләүләр булды.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров «Уңыш-2022» республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде. Республиканың 10 механизаторы һәм шоферы яңа «Лада Гранта» автомобильләре алдылар. Бүләкләнүчеләрнең икесе Чишмә районыннан. 

Николай Карпов – «Агро-Альянс» җәмгыятенең чөгендер комбайны операторы. Бу хуҗалыкта эшли башлавына нибары бер ел. Әмма әлегә кадәр башка хуҗалыкларда эшләп зур тәҗрибә туплаган.

– Мин намуслы итеп, тырышып эшләдем. Гаиләм ярдәм итте. Тик җиңү яулармын дип һич тә көтмәгән идем, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Николай Александрович.

Ул җиңүен гаиләсенә багышлады һәм машина ачкычын тормыш иптәше Марина Вил кызына бүләк итте. Карповлар гаиләсе дүрт бала тәрбияли: зур кызлары Викториягә 17, Александрга 12, Ульянага 9, Вячеславка нибары 4 яшь.

Шофер Айдар Байков «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә 2018 елдан бирле эшли. Урак чорында ул басудан ындыр табагына һәм элеваторга 504129 тонна-километр ашлык ташыган.

– Сүз уңаеннан, былтыр бәйгедә хезмәттәшем Илнур Абдрахманов иң тырыш хезмәткәр дип танылды, мин икенче урында булдым. Бу юлы җиңүне максат итеп куйдым. Гаиләм, якыннарым зур ярдәм күрсәттеләр. Хезмәттәшләремә, җитәкчеләргә рәхмәт. Барыбыз да намус белән эшлибез. Алар минем белән горурланалар, ә мин үз һөнәремә тугры калуымны дәлилләргә тырышам. Безнең республикада икмәк үстергән игенчеләр хезмәтенең югары бәяләнүе шатлыклы, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Айдар Зөфәр улы бүләкләүдән соң. 

«Нурис» җәмгыятенең машина белән сыер саву операторы Филзира Хәлилова Башкортстан Республикасының Мактау грамотасына лаек булды. Ул хуҗалыкта 10 ел эшли, эш көне иртәнге дүрттән башлана. Һәр савымчының 65әр сыеры бар. Филзира Фәнүз кызы көнгә 17 центнерга кадәр сөт савып югары  нәтиҗәгә ирешкән.

– Эшем авыр, әмма җитәкчелек һәрчак ярдәм кулы суза, теләсә нинди мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итә алабыз, җавапсыз калдырмыйлар. Ирем дә бу хуҗалыкта тракторчы-механизатор булып эшли. Хезмәт хакын вакытында түлиләр, бик теләп эшлибез. Мактау грамотасы белән бүләкләүләрен ишеткәч шатландым, – ди Филзира Хәлилова.

Үзәк МТС предприятиесе карамагындагы «Нива» Кырмыскалы филиалының Чишмә бүлеге идарәчесе Илгиз Ишмаев күпьеллык тырыш хезмәте өчен Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. «Әлеге бүләк минеке генә түгел, ә Чишмә бүлегенең зур коллективыныкы, чөнки команданың бердәм һәм һәрбер хезмәткәрнең тырыш хезмәте генә яхшы нәтиҗәләргә китерә», дип билгеләп үтте Илгиз Рәдиф улы.

«Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең өч хезмәткәре шулай ук югары бүләкләргә лаек булдылар.

Экстракция цехы начальнигы Рамил Нурлыгаянов «Башкортстанның атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Заводның баш технологы Наталья Максимова «Һөнәре буенча иң яхшы» республика хөкүмәте дипломы белән бүләкләнде. Шөнгәккүл чимал базасы цехы – элеватор комплексы начальнигы Илмир Гайнатуллин Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Алар хәтта бу көнне дә бәйрәм мохитендә кала алмадылар – телефон буенча әледән әле эш буенча сорауларны хәл иттеләр, кызу чорда һәр минут исәптә. Чөнки көнбагыш орлыгын Башкортстаннан гына түгел, илнең башка төбәкләреннән дә китерәләр. Илмир Илдус улы эшне җайга салырга кирәклеген яхшы аңлый: уңышны кабул итәргә һәм тиешенчә саклауга салырга мөһим, шул ук вакытта башка мәсьәләләрне дә хәл итәргә кирәк.

Озакламый Кытайга 2022 елгы орлыктан эшләнгән рапс мае белән тагын бер поезд озатылачак, бу инде сентябрьдән бирле өченчесе.

Наталья Александровна биредә дә предприятиедәге бөтен технологик процессны – төяп җибәрү һәм контрольдә тоту мәсьәләсен производстводан аерылмыйча гына күзәтә.

Рамил Сабир улы экстракция цехы эшли башлаганнан бирле җитәкчелек итә, аның тату коллективы җитештерүчәнлекне һәм продукциянең яхшы сыйфатлы булуын тәэмин итә.

Ирина Яковлева «Чишмә шикәр заводы» җәмгыятенең дефекосатурация аппаратчысы булып эшли. Хезмәт эшчәнлеген 13 ел элек лаборант вазифасыннан башлаган.

– Бездә җитәкчелек яхшы, смена начальнигы игътибарлы, коллективта завод хезмәткәрләрен бәялиләр. Мактау грамотасы тагын да зуррак җаваплылык өсти, арытаба да сынатмам, – диде Ирина Ивановна бүләкләүдән соң.

Аның хезмәттәше, диффузия аппаратчысы Радик Камаев «Башкортстан Республикасы азык-төлек индустриясенең атказанган хезмәткәре» исемен алды. «Бакыр туйга шундый бүләгең өчен зур рәхмәт, кадерлем. Заводка килүеңә һәм өйләнешүебезгә 32 ел булды, бүгенге көнгә кадәр бер-беребезне аңлап яшибез! Мин, ышанычлы тыл кебек, һәрвакыт яныңда булырмын», дип район гәзитенең «ВКонтакте» челтәрендә язган аның хатыны Раушания Камаева.

«Чишмә шикәр заводы» җәмгыятенең тимер юл цехы начальнигы Марат Ишбулатов «БР азык-төлек индустриясенең атказанган хезмәткәре» исеменә лаек булды. Аның хезмәт стажы 26 ел тәшкил итә.

– Хезмәт юлымны юл мастеры булып башладым. Бердәм коллективта эшлибез, эштән китүчеләр юк. Бер-беребезне күптәннән беләбез, шуңа күрә эшләве дә җиңелрәк, – дип билгеләп үтте Марат Раил улы.

«Башкир-агроинвест» җәмгыятенең республика буенча җиде бүлекчәсе бар. Быелгы ел йомгаклары буенча җәмгыять Башкортстанның алдынгы хуҗалыкларының берсе дип танылды. Бүләкләнүчеләр арасында әлеге компаниядә эшләүчеләрнең күп булуы гаҗәп тә түгел. Чишмә бүлекчәсеннән генә дә биш хезмәткәр югары исемгә лаек булды. «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Чишмә бүлекчәсе управляющие Марс Фәйзуллин Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

– Безнең эштә ял көннәре дә, бәйрәмнәр дә юк. Шуңа күрә әлеге тармакта фидакарь кешеләр генә эшли ала, – диде Марс Флүр улы.

Аның сүзләрен хезмәттәше һәм дусты – үсемлекчелек хезмәте җитәкчесе Фәнил Нургалиев та хуплады.

– Февраль аенда әзрәк ял итү мөмкинлеге була, әмма күп түгел – яз якынлаша. Әледән үк элита сортлы орлыклар, ашламалар кайтара башладык. Үз эшемә бик җаваплы карыйм. Нәтиҗәле эшләргә өйрәнгәнмен, барлык аграрчылар да шулай эшлидер, дип уйлыйм, – диде ул.

Әйткәндәй, Фәнил Хәмит улы Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды. Ул агроном булып 2006 елда эшли башлаган, әлеге вакытта аның кул астында 35 агроном бар, шуларның алтысы Чишмә бүлекчәсендә эшли.

«Башкир-агроинвест» авыл хуҗалыгы предприятиесенең тракторчы-машинисты Фән Хәйруллин 40 елдан артык гомерен шушы тармакка багышлаган.

Республика Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин бүләкләү тантанасында аның хезмәтен аерым билгеләп үтте.

– Производство технологияләрен катгый үтәү, заманча технологияләрне гамәлгә кертү һәм коллективта уңай мөнәсәбәтләр урнаштыру Фән Хәйруллинның тормыш девизы булып тора, хәзер ул эш тәҗрибәсен яшь белгечләргә тапшыра, – диде ул.

«Башкир-агроинвест»та баш зоотехник булып эшләүче Гөлназ Хәйбрахмановага «Һөнәре буенча иң яхшы» номинациясендә республика Хөкүмәте дипломы бирелде. Ул бу тармакта 13 елдан артык хезмәт куя. Аның сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгында эшләү җиңел булмаса да, үз эшен яратып башкаручылар күп, ул да шулар рәтендә. 

– Күңел биреп эшләвем белән бәхетлемен. 2011 елда Башкорт дәүләт аграр университетының икътисад факультетында икенче югары белем алсам да, терлекчелек өлкәсендә эшләвемне дәвам итәм һәм моңа үкенмим, – диде ул. 

Бу һөнәрдә сезне нәрсә җәлеп итә соң, дип соравыма, һәвәсләнеп эшләү, дип җавап бирде.

– Күп тырышлык салганнан соң савымнар артса, сөтнең сыйфаты күтәрелсә, тагын да нәтиҗәлерәк эшлисе килә. Һәрчак квалификациямне күтәрү өстендә эшлим. Үзен хөрмәт итүче һәр компаниядә табыш түгел, ә анда эшләүче кешеләр беренче урында. Бездә нәкъ шулай. Хезмәтеңне күреп, бәяләп, премия биреп торулары күңелне үсендереп җибәрә, – ди Гөлназ Хәйбрахманова.

Агымдагы елда «Экопрод» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Вилена Дәүләтова да оста һөнәр иясе дигән исемгә лаек булды.

– Аграрчы булуның нәрсә икәнен кечкенәдән беләм. Мин  әтием Дамир Идиятуллинның эшен лаеклы дәвам итүем белән горурланам. Даими рәвештә үзебезнең продукцияне җитештерү линиясен киңәйтү өстендә эшлибез. Әлеге вакытта кооперативның фирма кибетләрендә 50дән артык атамадагы продукция тәкъдим ителә. Мин «Дөньяны үзгәртә алмасаң – үзеңне үзгәрт» девизы белән яшим. Ягъни, кыенлыкларга очраган саен, я бу хәлгә карата карашымны, яки әлеге шартларга ярашлы үземне үзгәртәм, тормыштан сабак алам. Тәпәреш халкы үзара ярдәмләшүнең нәрсә икәнен белә, чөнки башкаларга булышып, бер-беребезгә таяныч булып торабыз. Хәзерге заманда бу аеруча әһәмиятле, – дип билгеләп үтте Вилена Дамир кызы бүләк алганнан соң. 

Бүләкләү тантанасында Артем Мазур иң яшь хезмәткәрләрнең берсе иде. Артем Алексеевичка 25 яшь. «Нерал-Чишмә» хуҗалыгында биш ел эшли. Ул үзен берничә дистә ел хезмәт стажы булган тәҗрибәле аграрчылар арасында уңайсыз хис итте. Әмма дүртенче буын аграрчы булуы белән горурлана.

– Картәтием дә, аның әтисе дә гомер буена авыл хуҗалыгында хезмәт куйган. Әлеге вакытта әтием белән бергә «Нерал-Чишмә»дә эшлибез. Авыл хуҗалыгы техникасын беләм һәм аларда эшләү авырлык тудырмый, – диде ул.

Әйткәндәй, бу юллар авторы урак чорында әлеге хуҗалыкта командировкада булды. Иң яшь комбайнчы белән сөйләшергә теләвемне белгәч, агрономнар, бездә андый кеше бар, әмма ул сөйләшеп тору өчен эшеннән туктап тормас, дип кисәттеләр. Шулай булып чыкты да, яшь белгеч безгә сигнал биреп яныбыздан үтеп китте.

Артем Мазур гаилә династиясен лаеклы дәвам иткәне өчен республика Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Үз һөнәрләренә тугры калучылар
Үз һөнәрләренә тугры калучылар
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: