Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 сентябрь 2022, 09:45

Карабодай урылды, силос салу дәвам итә...

Чишмә районының авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов белән игеннәрне урып-җыю һәм яңа уңышка нигез салу турында әңгәмәләштек.

Карабодай урылды, силос салу дәвам итә...
Карабодай урылды, силос салу дәвам итә...

Чишмә районының авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Эрнес Кәримов белән игеннәрне урып-җыю һәм яңа уңышка нигез салу турында әңгәмәләштек.

– Эрнес Альфирович, Чишмә районында урып-җыю эшләре ничек баруына бәя биреп китегез әле.

– Көннәр аяз тора һәм бар көчебез уңыш алуга юнәлтелгән. Чишмә аграрчылары бу атна башында ук бөртекле культураларның тулаем җыемы буенча 100 000 тонна чиген узып китте. 31нче августка булган мәгълүматларга караганда, бу сан 123 мең тоннага җиткән, уртача уңыш гектарыннан 36 центнер тәшкил итте. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 34 мең гектарда җыеп алынды, бу 73 процент тәшкил итә. Хуҗалыклар арасында уңдырышлылык буенча «Нерал-Чишмә» (гектардан 52 центнер), «Башкир-агроинвест» (гектардан 36 центнер), «Үзәк» МТС (35 центнер) һәм «Новотроицкий» җәмгыяте (һәр гектардан 41 центнер) алдынгылар рәтендә.

– Сводкадан күренүенчә, кайбер культураларны җыеп алу төгәлләнгән икән инде.

– Әйе, борчакны, горчицаны, уҗым арышын һәм бодайны алып бетердек. «Агросервис» МТС җәмгыятендә карабодайны тиз арада җыеп алдылар, гомуми мәйданы 100 гектар иде. Әлеге вакытта арпа, сабан бодае, солы һәм рапс уралар.

– Бөртекле һәм кузаклы культуралар уруны тәмамлаган хуҗалыклар бармы?

– Әйе, бу – «Новотроицкий», «Урал җире», «Нурис, «Искра», «НиСаФ», «Мир» җәмгыятьләре. «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы предприятиесе, «Агропромбизнес» кебек эре хуҗалыклар финиш сызыгында тора. Терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. «Нурис»та силос салу башланды. Тулаем район буенча 1300 гектарда яшел масса җыеп аласы бар, 150 гектарда чабылган инде, уңыш куәте уртача 205 центнер тәшкил итә. Тагын 628 гектарда үскән кукуруз суктырып алыначак. Сүз «Башкир-агроинвест» җәмгыяте турында бара. Район буенча печән планнан арттырып, 105% һәм сенаж 113% әзерләнде.

– Бүген киләсе елда алыначак уңышка нигез салуда иң мөһим чараларның берсе – көздән уҗымнар чәчеп калдыру...

– Быел район хуҗалыкларында 14100 гектар уҗым культуралары чәчәргә планлаштырабыз. Әйткәндәй, бу узган ел дәрәҗәсеннән 65 процентка артыграк. 31 августка 5500 гектарда чәчелгән инде. Төп игътибар уҗым бодаена бирелә. Уҗымнар чәчүне 20 сентябрьгә кадәр төгәлләргә планлаштырабыз.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган елда район, көчле корылык булу сәбәпле, уҗымнар чәчү планын үтәмәде. Әмма, уҗым культуралары мәйданын арттырырга тәвәккәлләгән хуҗалыклар отышта калды. Сентябрь яңгырлары чәчүлекләр сыйфатына уңай йогынты ясады. Нәтиҗәдә, бу культураларның уртача уңышы гектарыннан 49 центнерга кадәр җитте. Быел район хуҗалыклары уҗым культуралары чәчүлекләрен арттырырга карар итте. Районда чәчү һәм урып-җыю эшләре белән беррәттән җирләрне туңга сөрү дә дәвам итә.

– 2021 елда уңыш шәп булмады, ә быел – игеннәр күп. Шуннан чыгып сорау туа, хуҗалыкларда ашлык саклау өчен мөмкинлекләр бармы?

– Кызганычка каршы, бу төбәк буенча көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Комбайннар җитәрлек, җитештерүчәнлек югары, әмма ашлыкны беренчел чистарту белән проблема бар. Шуңа күрә кайбер хуҗалыклар уңышны турыдан-туры элеваторга җибәрәләр. Ләкин бу авыл хуҗалыгы предприятиеләрен зур икътисади югалтуга китерә. Шуңа күрә һәр хуҗалыкка киптерү агрегаты сатып алу мөһим – аны алган хуҗалыклар ота гына. Әйтик, «Нерал-Чишмә» ашлыкны үз ындыр табагында саклый, аның киптерү комплекслары да бар. Өстәмә рәвештә тагын ике ангар төзелә. Көнбагыш ура башлаганчы төзелеш төгәлләнер, дип ышанабыз. Хуҗалыкта тагын ике киптерү барабаны куярга планлаштыралар. «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең ашлык чистарту комплексында да тулы куәткә төзелеш эшләре дәвам итә. Сүз уңаеннан, әлеге хуҗалыкта ашлык пластик сыешлыкларда саклана. Алынган уңышны кулай бәядән сатарбыз дип ышанабыз. Дәүләт федераль инвестиция фонды запасларын булдырырга кушты. Республика авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре сатып алу интервенцияләре буенча биржа сәүдәләрендә катнаша ала.

Карабодай урылды, силос салу дәвам итә...
Карабодай урылды, силос салу дәвам итә...
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: