Чишмэ
+26 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 август , 10:28

Яңа уңыш исәпкә алыначак

Районда урып-җыю эшләре башланыр алдыннан, 29 июльдә «Нерал-Чишмә» җәмгыятендә семинар-киңәшмә булып үтте.

Яңа уңыш исәпкә алыначак
Яңа уңыш исәпкә алыначак

Семинар эшендә хуҗалыклар җитәкчеләре, агрономнар, инженерлар, авыл Советлары хакимиятләре башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәлеге белгечләре, БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының механикалаштыру, электрлаштыру һәм хезмәтне саклау бүлеге начальнигы Филүс Хантимеров катнашты. Пленар өлешне Уразбахты Мәдәният йортында район авыл хуҗалыгы идарәлеге җитәкчесе Эрнес Кәримов ачты.

– Җитештерелүче продуктларның сыйфатына карата кагыйдәләр, таләпләр үзгәрә, шуңа күрә, белгечләр белән очрашып, алардан тәҗрибә алып, заман белән бергә атларга тырышабыз. Быел безгә 46,5 мең гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар уңышын җыеп алырга кирәк, бу, узган ел белән чагыштырганда, 6 процентка күбрәк, – дип белдерде Эрнес Әлфир улы.

Ул билгеләп үткәнчә, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре урып-җыю эшләре тәмамлану белән яңа уңыш турында хәстәрлек күрә башлыйлар.

2021 елда булачак агросезон өчен 10 мең тонна минераль ашлама сатып алынды һәм 200 миллион сумнан артык бәягә төрле пестицидлар, 1000 тоннадан артык элиталы орлык сатып алынган һәм файдаланылган. Боларның барысы да һәм уңайлы һава шартлары яхшы уңыш үстереп алырга мөмкинлек биргән. Әмма мәйданнарны арттыру, чүп үләннәре күкрәп үсү һәм яңгыр бәреп яву сәбәпле игеннәрнең егылуы урып-җыю кампаниясе чорында игенчеләр алдына авыр бурычлар куя.

Урып-җыю эшләрен оешкан төстә башкаруның тагын бер мөһим шарты – техниканың әзер булуы. Соңгы биш елда район хуҗалыклары 1 миллиард 400 миллион сумлык техника сатып алган, хуҗалык чыгымнарының бер өлешен каплау хисабына

350 миллион сумнан артык бәягә техника сатып алуга субсидияләр алынган. Район хуҗалыкларында техника яңарту темплары арта, мәсәлән, 2021 елда 380 миллион сумлык сатып алынган булса, быелның алты аенда гына да 274 миллион сумнан артык бәягә техника алынган. 2022 елның беренче ярты елында кырык берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы, шул исәптән ашлык ургыч комбайннар сатып алынган. Мәсәлән, «Нерал-Чишмә»гә биш комбайн кайтарылган.

Быел урып-җыюда 89 ашлык җыю комбайны эшләячәк, шуның өстенә хуҗалыклар читтән китертеп 20дән артык комбайн («Башкир-агроинвест» – 13, «Агропромбизнес» – 8) кулланырга планлаштыра. Барлык техника да комплектланган, урып-җыю техникасының әзерлеге 96 процент тәшкил итә. Районда бер комбайнга уртача 523 гектар, җәлеп ителгәннәрне исәпкә алып, 420 гектар йөкләнеш тәшкил итә. Ә «Нерал-Чишмә», «Урал җире» хуҗалыкларында бу күрсәткеч 200 гектардан кимрәк. «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә бу сан – 1000 гектар, «Агропромбизнес»та – 1300 гектар.

Семинарга Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге белгече Руфина Дәминева да чакырылган иде, ул хуҗалыклар җитәкчеләрен ФГИС «Зерно» – ашлык һәм эшкәртү продуктларын күзәтү буенча федераль дәүләт мәгълүмат системасының яңа кагыйдәләре белән таныштырды. Суктырылган ашлык буенча хисап бирү системасы 1 июльдән эшли башлады, бодайның яки арпаның һәр башагы исәпкә алына һәм реаль вакыт режимында аграр ведомствога тапшырыла. Ул продукцияне җитештерү, саклау, эшкәртү һәм сатуда катнашучы барлык оешмалар, аның куллану үзлекләре турында мәгълүматны үз эченә алачак, мәгълүматлар ашлык базарында катнашучылар тарафыннан кертеләчәк. Ашлыкны документлардан башка сатып булмаячак.

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә карата куелган шартлар һәм таләпләр турында Ашлыкның сыйфатын бәяләү үзәге белгече Светлана Мельникова сөйләде.

Район семинарында катнашучылар алдында «Нерал-Чишмә» җәмгыяте җитәкчесе Наил Батыршин чыгыш ясады. Борчак һәм уҗым бодае басуында узган практик өлештә хуҗалыкның баш агрономы Владимир Лысенко алдынгы тәҗрибә белән уртаклашты. Шунда ук урып-җыю эшләрендә катнашучы авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе оештырылды.

Яңа уңыш исәпкә алыначак
Яңа уңыш исәпкә алыначак
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас в