Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 август 2022, 09:57

Аграрчылар өчен кызу чор башланды

Чишмә районы аграрчылары августның беренче атнасын урып-җыю эшләре белән башлады.   

Аграрчылар өчен кызу чор башланды
Аграрчылар өчен кызу чор башланды

«Башкир-агроинвест» җәмгыятенең атна башыннан борчак уру барган беренче басуы Түбән Хаҗәт авылы янында урнашкан, быел анда 99 гектарда борчак үстерелгән. Бүлекчә управляющие Марс Фәйзуллин билгеләп үтүенчә, әлеге культураның иң зур мәйданы (140 гектар) база янында ук урнашкан. Механизаторлар бригадалары тупланган, комбайннар, техник су белән мичкәләр һәм сабаннар әзер.

– Борчак басуын ура башлар алдыннан десикация үткәрдек, – дип сүзгә кушылды агроном Павел Рогозин (әйткәндәй, ул Дуван районыннан, бу эшне белдерү буенча тапкан. Чишмә районына элегрәк күченеп килмәвенә үкенеч белдерә. Редакция искәрмәсе). – Десикация урып-җыю эшләрен иртәрәк башларга мөмкинлек бирә, уңышны югалтуга юл куймый, авырулар һәм чүп үләннәрен бетерү исәбенә аның сыйфатын яхшырта.

Унике комбайнның берсендә Азат Хәмидуллин эшли. Ул бу техникада алты ел хезмәт куя инде, бирегә агымдагы елның февралендә эшкә урнашкан.

– Эш шартлары тулысынча канәгатьләндерә, борчак уңышы мул, хәзер иң мөһиме – техника сынатмасын, шуңа күрә аның төзеклеген карап торырга кирәк. Кыска вакытлы яңгырлар яуганда 30–40 минутка туктап торырга һәм кипкәнен көтәргә туры килә. Урып-җыю эшләрен озакка сузмыйча тәмамларга ниятлибез, – диде механизатор.

Тракторчы Ришат Хаҗиев авыл хуҗалыгы тармагында 20 ел эшли, шуның сигез елын «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә. Эшкә һәр көнне Бишкәҗә авылыннан кадәр килә.

– Эшләгән кешегә һәрвакыт шөгыль табыла. Яхшы уңыш аласың килсә, ел буена бар көчеңне салып һәм җаныңны биреп эшлисең. Уңышның мул булуы шатландыра, – диде ул.

20 августтан соң Түбән Хаҗәт авылы янындагы бу басуларда уҗым бодае чәчә башларга планлаштыралар.

– Мөһим эшләрне изге җомга көнне башларга күнеккәнбез, – диде «Нерал-Чишмә» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыяте директоры Наил Батыршин. – Үзйөрешле чапкычлар һәм ике ургыч нәкъ шул көнне борчак басуына чыкты.

Борчак чаба башладык, әлегә аларны тезмәләргә салабыз, уңышны саклау өчен склад әзер инде. Компанияләр төркемендә авыл хуҗалыгы культураларын сату өчен килешүләр төзү белән шөгыльләнүче коммерция бүлеге бар, – дип сөйләде баш агроном Владимир Лысенко. 

«Нерал-Чишмә» АХП» җәмгыяте августның тәүге көненнән үк уҗым бодаен урып-җыюга төшкән. Без Салих авылы янындагы басуга барып җиткәндә, 10 комбайн бодай суктыра иде. Быел «Нерал-Чишмә» АХП» бу культураны 2300 гектар мәйданда чәчкән, шуның 90 гектары – Салих авылы янындагы басуда.

Техника гөрелтесе астында агроном Илназ Шәфыйков белән сөйләшеп тордык.

– Бүген биредә 10 комбайн эшли. Кирәк булса, бункер-төягечне дә эшләтәбез. Уҗым бодае өлгергән, сыйфаты яхшы. Гектарыннан кимендә 70 центнер уңыш алырга планлаштырабыз. Барлык механизаторлар да үзебезнеке, алар арасыннан ун елдан артык эшләүче Рөстәм

Каспранов белән Рамил Зөлкәрнәев кебек тәҗрибәле белгечләрне билгеләп үтәсем килә. Шунысы куанычлы, яшьләр безгә үзләре теләп эшкә килә. Артур Шәфыйков беренче елын эшли. Ул армиядән кайтуга икенче көнне үк эшкә чыкты. Хезмәт иткәндә буш урыннар калыр микән дип борчылып, шалтыратып, белешеп торды, – дип сөйләде агроном.

Кызганычка каршы, комбайнчыларның берсе белән дә сөйләшеп булмады, чөнки әлеге вакытта игенчеләр өчен һәр минут кадерле. Безгә сәлам – сигнал биреп кенә киттеләр. Без кайтып киткәндә ун комбайн эшләвен дәвам итеп калды.  

– Безнең үз гореф-гадәтләребез бар. Уңыш ташучы тәүге машинаны ындыр табагы янында һәрчак ипи-тоз белән каршы алабыз. Быел бөртекле культураларны ташыганда һәм төяп җибәргәндә тәү тапкыр бункер-йөк төягеч кулланачакбыз, – дип безнең белән мул уңыш алу серләре белән уртаклашуын дәвам итте Владимир Петрович.

Владимир Лысенко аграрчыларга һәр гектардан күбрәк уңыш алуларын теләде, чөнки крестьяннар өчен аның яхшы булуы һәрвакытта да муллык төшенчәсенә туры килми.

Аграрчылар өчен кызу чор башланды
Аграрчылар өчен кызу чор башланды
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: