Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 июнь 2022, 15:43

Техниканы яңарту арзангарак төшәчәк

Чишмә районында БР Дәүләт җыелышы – Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитетының күчмә утырышы булды.

Фаил Яппаров янына киңәш сорап килүчеләр күп
Фаил Яппаров янына киңәш сорап килүчеләр күп

«Башкортстан Республикасында авыл хуҗалыгы үсеше, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын 2021 елда гамәлгә ашыру йомгаклары буенча доклад белән республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов чыгыш ясады.

Ул билгеләп үткәнчә, 2021 елга авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышында 63 максатчан индикатор расланган, аларның 53енә ирешелгән. Чараларны гамәлгә ашыру өчен 7 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән, шул исәптән авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасына – 1 миллиардтан артык. 

Шунысы куанычлы, берничә уңышлы һәм күләмле проект Чишмә районында да тормышка ашырыла. Мәсәлән, республика буенча 92 гектардан артык җиләк-җимеш агачлары, шул исәптән Мишкә районында – 27,8 гектар, Бөредә – 18, Чишмәдә – 16,7, Стәрлетамакта – 12,8, Кушнаренда – 10,2, Борайда – 5,5, Благоварда 2 гектар мәйданда утыртылган.

Республикада алты төрле яңа сорт һәм гибридлар дәүләт сынаулары узды, шуларның өчесе Чишмә селекция үзәгендә чыгарылды. Чишмә селекционерлары судан үләненең «Дим», борчакның «Попов хәтере», бәрәңгенең «Солдатик» сортлары өстендә эшләделәр.

Узган елда Авыргазы, Мәчетле һәм Чишмә районнарында югары җитештерүчәнле дүрт орлык заводы, ә Бүздәк районында «Петкус» орлык чистарткыч файдалануга тапшырылды.

Илшат Фәзрахманов билгеләп үткәнчә, техник парк яңартылуга карамастан, республика буенча тракторларга һәм ашлык җыю комбайннарына йөкләнеш һаман да зур.

Шуңа күрә БР Дәүләт җыелышы – Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитетының күчмә утырышында «Башсельхозтехника» җәмгыятенең генераль директоры Фларис Шәйхетдинов доклады да тыңланды. Ул билгеләп үтүенчә, Чишмә филиалында авыл хуҗалыгы техникасы күп еллар дәвамында капиталь ремонтлана һәм яңартып корыла. Өч ел элек Чишмә филиалының ремонт цехы да үзгәртеп корылды.

Элек филиалда 300дән артык кеше эшләгән булса, әле нибары 60 белгеч калган. Хәзерге шартларга җайлашырга туры килгән. Запас частьлар кайтару мәсьәләсе буенча кайбер проблемалар бар, әмма алар да хәл ителә. Цех начальнигы Фаил Яппаров биредә 42 ел эшли инде. Ул билгеләп үткәнчә, борчылу өчен сәбәп юк – алыштыру фонды эшли, ышанычлы дилерлар бар...

– Бар нәрсә кыйммәтләнде, әмма бу безнең эш сыйфатына берничек тә йогынты ясамады. Башкача булмый да. Чөнки Чишмә филиалы республика буенча бердәнбер, анда техника гарантия буенча тулысынча ремонтлана, – диде Фаил Яппаров. – Соңгы вакыйгалар шартларында предприятиеләргә һәм шәхси хуҗалыкларга техниканы яңартып коруга акча салу отышлырак, яңасын сатып алсаң – бәядәге аерма зур, өстәвенә, ремонтка республика субсидиясен дә алырга мөмкин, – дип аңлатты ул. Менә, әйтик, тулы приводлы «МТЗ-82.1»не (фотода) алыйк, элек ул «МТЗ-80» булган, ватылса, дуванлылар аны чүплеккә генә ташлаган. Ә хәзер алар аны ремонтлау кирәк, дип Чишмә филиалына китерәләр. Ике яклы файда килеп чыга – предприятие өр-яңа диярлек, әмма 40%ка арзанрак трактор ала, ә Чишмә белгечләре техниканы яңартып кору буенча кирәкле эш башкара.

Техниканы яңарту арзангарак төшәчәк
Техниканы яңарту арзангарак төшәчәк
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: