Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 июнь 2022, 15:09

Чәчүлекләрне кабул итү – тәҗрибә уртаклашу

3 июньдә Чишмә районында махсус комиссия тарафыннан чәчүлекләр кабул ителде.

Чәчүлекләрне кабул итү – тәҗрибә уртаклашу
Чәчүлекләрне кабул итү – тәҗрибә уртаклашу

3 июньдә Чишмә районында махсус комиссия тарафыннан чәчүлекләр кабул ителде.

Басуларны әзерләү сыйфатына, эшләр башкаруның агротехник срокларын үтәүгә, минераль ашламалар һәм орлыкларны корткычлардан һәм авырулардан саклау чараларын куллануга аерым игътибар бирелде.

Комиссия әгъзалары «Нерал-Чишмә», «Башкир-агроинвест», «Нурис», «Үзәк» МТСның «Нива» Кырмыскалы филиалының Чишмә бүлекчәсе, «Агро-Альянс», «Новотроицкий», «Агростарт», «МТС Агросервис» җәмгыятьләрендә төрле культуралар чәчүлекләрен карап чыктылар, бөртеклеләрнең һәм кузаклы культураларның тигез чәчелүен, орлыкларның нинди тирәнлектә утыртылуын, шытымнарның куелыгын игътибарга алдылар.

Беренче булып алдынгы «Нерал-Чишмә» хуҗалыгына бардылар. Юлда хуҗалыкның баш агрономы Владимир Лысенко басулар торышы, кайчан чәчүләре һәм кырларны эшкәртү турында сөйләде.

– Сулдагы басуда – арпа, арытаба – уҗым бодае. Биредә 66 гектар мәйданда шикәр чөгендере утыртылган, кичә генә икенчегә химик утау үткәрдек. Бу басуга өч этапта чәчтек – яңгырлар әнә шулай безнең эшкә төзәтмә кертте, – дип чәчүлекләрне күрсәтте Владимир Петрович.

Бездә урман утыртмаларын тарайту буенча планлы эш алып барыла, чөнки еллар узу белән алар җәелеп үсә, дип хәбәр итте ул.

Урман полосасын кисү турында сүз бармый – алар уңышны кызу җилләрдән саклый, кышын табигый рәвештә кар тоткарлаучы булып торалар һәм җил тизлеген киметеп, туфракның артык җилләвенә юл куймыйлар. Әмма агачларны сирәкләп кисәргә кирәк, дигән фикердәләр бу хуҗалыкта.

Биредә комиссия уҗым, сабан культуралары, шикәр чөгендере, горчица, көнбагыш шытымнарын карады.

«Башкир-агроинвест» җәмгыятендә агрономнар Түбән Тирмә авылы янындагы кукуруз һәм борчак басулары торышын бәяләделәр. Биредә белгечләр басуларны вакытында эшкәртү мөһимлегенә инандылар, чөнки үсемлекләрнең дошманнары җитәрлек бит – иген көясе, үлән бете, чүп үләннәре, хәтта каргалар да зыян сала.

Хуҗалыкның яшь агрономы Рушан Латыйпов авыл хуҗалыгы өчен яңалыклар – чынбарлык вакыт режимында һава торышы турында төгәл мәгълүмат бирүче метеостанцияләр турында сөйләде. Ул озак вакытка исәпләнгән эш графигы төзергә, алынган нәтиҗәләрне технологияләр кулланып анализларга мөмкинлек бирәчәк. «Нерал-Чишмә» җәмгыяте дә хуҗалыкта һава торышын күзәтү өчен шундый станция сатып алган.

Комиссия рәисе – авыл хуҗалыгы идарәлегенең баш агрономы Дамир Котдусов әйтүенчә, язгы кыр эшләрен югары дәрәҗәдә башкарган хуҗалыклар җиңүче дип таныла. Алар «Сабантуй-2022» бәйрәмендә игълан ителәчәк.

Чәчүлекләрне кабул итү – ул үзенә күрә бер тәҗрибә уртаклашу да, бу бигрәк тә яшь белгечләр өчен кирәкле чара. Владимир Лысенко һәм Ринат Гомәров кебек тәҗрибәле белгечләр белән аралашу үзе ни тора.

 

Чәчүлекләрне кабул итү – тәҗрибә уртаклашу
Чәчүлекләрне кабул итү – тәҗрибә уртаклашу
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: