Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 апрель 2022, 14:33

Кош гриппы таралмасын!

Илдус Рәфыйков, ветеринария күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Рәсәй төбәкләре буенча таралуын исәпкә алсаң, республика территориясенә быел да кош гриппы керү ихтималы бар.

Кош гриппы таралмасын!
Кош гриппы таралмасын!

Республиканың ике районында булган күңелсез тәҗрибә күрсәтүенчә, авыру бик тиз тарала һәм кошларның һәлак булуы 100% тәшкил итә, аны бетерү өчен кискен көрәш чаралары кулланыла – чир таралган урыннан 5 чакрым радиуста бөтен кош-корт юк ителә. Югары патогенлы кош гриппы дигән диагноз куелса (бу очракта кошлар рәттән кырыла), ветеринария белгечләре тарафыннан Рәсәй Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2021 елның 24 мартындагы 158нче боерыгы белән расланган, ветеринария кагыйдәләре белән регламентланган карантин чаралар үткәрелә.

Кош гриппы – тын юлларын, ашкайнату системасын зарарлаган кискен йогышлы чир, инфекция чыганагы – авыру кошлар, табигатьтә – су кошлары. Вирус аларның төкереге һәм тизәге белән тирә-юньгә тарала.

Кош гриппының кайбер штаммнарының кешегә йогуы да ихтимал. Гадәттә ул коштан кешегә йога, ә кешедән кешегә йогу очраклары сирәк теркәлә. Авыру респиратор чиргә охшаш, күп вакыт җиңел формада үтә, әмма аның нәтиҗәсендә организмда төрле катлауланулар булырга мөмкин.

Кешегә һәм йорт кошларына ул үлгән яки кыргый кошлар аша күчә. Кайбер очракларда тиешенчә термик эшкәртелмәгән ит һәм йомырка кулланганда да йога.

Вирус үлгән кошларның түшкәләрендә, тизәгендә һәм суда озак вакыт саклана. Кош гриппының беренче билгеләре: йокымсырау, сүлпәнлек, кикрикләр зәңгәрләнү, йөреше үзгәрү, эче китү, температурасы күтәрелү, азыктан баш тарту, йомырка салу кимү. Чирле кошлар 24–72 сәгать эчендә үлә башлый.

Грипп вирусы йогуны кисәтү өчен кошларны ихатадан урамга чыгарып йөртмәскә, кыргый, аеруча су кошлары белән элемтәгә кертмәскә кирәк. Игълан буенча билгесез сатучылардан, рөхсәт ителмәгән сату урыннарыннан кош-корт, терлек азыгы һәм мал сатып алмау мөһим. Бу сатучыларның эпизоотик иминлекне һәм кош-кортның сәламәтлеген раслый торган ветеринария документлары юк.

Йорт кошларын саклау өчен тагын берничә чара үткәрергә: кыргый һәм күчмә кошларның очып кереп мал азыгын ашавына юл куймаска, абзар-кура ишек-тәрәзәләрен ябып йөрергә, иң яхшысы мал азыгын ябык савытларда сакларга кирәк. Азык-төлек калдыкларын пешереп бирсәң әйбәтрәк. Сатуга чыгарылучы кош-корт махсус предприятиеләрдә эшкәртелергә тиеш. Алдан чистартылган биналарга һәм эш коралларына даими рәвештә дезинфекция үткәрегез. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез, йорттагы кош-корт кырыла башласа яки үлгән кыргый кошлар күрсәгез, бу турыда ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез.

Кош гриппы таралмасын!
Кош гриппы таралмасын!
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: