Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 март 2022, 12:32

Язгы бер көн елны туйдыра

Радмир Акбердин, «Чишмә мәгълүмат-консультация үзәге»нең IT-технологияләр буенча белгече Әлеге вакытта көннәр салкын торса да, яз якынлашуы сизелә.

Язгы бер көн елны туйдыра
Язгы бер көн елны туйдыра

Метеорологлар фаразлавынча, киләсе атна башыннан көндезге һава температурасы бераз җы-лына. Якынча бер айдан язгы кыр эшләре башланыр. «Язгы бер көн елны туйдыра» ди халык мәкале, шуңа күрә ремонт эшләрен алдан бетереп куюың хәерле. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчүгә әзерлек бара. Аерып әйткәндә, хуҗалыкларда техника ремонтлауга зур игътибар бирелә.

«Агропромбизнес» җәмгыятенең ике бүлекчәсендә авыл хуҗалыгы машиналары ремонтлана. Сәйранда 23 трактор, ике тагылма, ә Балагушта дүрт трактор һәм шул ук кадәр янгын сүндерү цистернасы һәм бер зур «PRONAR» тагылмасы ремонтка куелган.

– Механизаторлар ремонт эшләренә февраль башында ук керештеләр. Моның өчен һәр бүлекчәдә шартлар тудырылган, иң мөһиме, җылы мастерской бар. Техниканы берәмләп кертеп ремонтлыйлар. Ягулык-майлау материаллары кайтару өчен килешү төзелгән, шунысы кызганыч, Чишмәдә нефтебаза ябылды. Тагын бер җитди проблема бар – кадрлар җитми, механизаторлар кирәк. Бу хәлдән чыгу өчен тракторчыларга берничә техникада эшләргә туры килә, – диде «Агропромбизнес» җәмгыятенең баш инженеры Владимир Никонов.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, хуҗалыкның техник паркы елдан-ел яңартыла. Үткән елда хуҗалык ике культиватор, сабан һәм чапкыч, «МТЗ-82» тракторы сатып алган. Шушы көннәрдә «БДТ-Агро» дисклы тырма һәм культиватор кайтырылган.

Язгы бер көн елны туйдыра
Язгы бер көн елны туйдыра
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: