Чишмэ
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 ноябрь 2021, 18:14

Яхшы шартларда нәтиҗәләр дә таң калдыра

«Нурис» җәмгыяте – кара-чуар токымлы маллар үрчетү белән шөгыльләнүче токымчылык хуҗалыгы. Бүгенге көндә биредәге фермаларда 1600 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 640 сыер асрала. Хуҗалык сөт терлекчелеге белән 2008 елдан башлап шөгыльләнә.

Яхшы шартларда нәтиҗәләр дә таң калдыра
Яхшы шартларда нәтиҗәләр дә таң калдыра

Эш биналарны яңартып корудан башланган, ә киләсе елда өч йөз баш нәселле тана кайтарылган. Быел 150 танага исәпләнгән яңа җиденче корпус төзелгән, киләчәктә маллар санын 2000 башка кадәр арттырырга исәп тоталар.

Терлек саны үзләренең сыерлары бозаулау һәм Свердловский өлкәсеннән таналар сатып алу исәбенә арта. Саву сыйфатын яхшырту өчен чит илдән яңа җиһазлар кайтарылган. Саву аппаратлары сыерларның җилененә массаж ясый һәм сөт килми башлау белән үзләре туктый. Заманча аппаратлар сыерларда мастит булуга юл куймый, савым вакыты тизләтелә һәм өч урынына нибары ике сәгать вакыт китә. Бозаулату бүлегендә яңа туган бозауларга эчерер алдыннан сөтне билгеле бер температурага кадәр җылыту өчен сөт таксилары урнаштырылган.

Ясалма орлыкландыруда да үзгәрешләр бар. Хәзер нәселле үгезләрдән алынган туңдырылган орлыклардан тыш, җенесләргә бүленгән, ягъни теше бозаулар гына алырга мөмкинлек биргән орлыклар кулланыла.

Хуҗалыкта сөт терлекчелеген үстерү өчен күрелгән чаралар нәтиҗә бирә. Шулай итеп, бу көннәрдә һәр сыердан тәүлеклек савым якынча 20 килограмм яки, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, җиде килограммнан артык тәшкил итә. Шул рәвешле тулаем җитештерү дә, сөт әзерләү күләмнәре дә арта. Әйтик, ел башыннан дәүләткә 27000 центнердан артык сөт тапшырылган.

Бу саннарга терлекчеләрнең зур хезмәте салынган. Биредә тырыш хезмәткәрләр, машина белән сыер саву операторлары Филзирә Халисова, Лилия Зәйләлова, Гүзәл Мозафарова, Рәмзия Миңнеәхмәтова, абыйлы-энеле терлекчеләр Сәетәхмәтовлар эшли. Яшь малларны Мөхәмәтали һәм Заир, ә савым көтүен Акмал карый, ясалма орлыкландыру буенча техник-орлыкландыручы – Илһам Кудабердиев, ветеринария хезмәткәре – Кабулжон Розиков. «Нурис» җәмгыятендә авыр кул хезмәтен киметү, кешеләргә эшләү өчен уңайлы шартлар булдыру өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнә. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге моның өчен зур көч сала.

Яхшы шартларда нәтиҗәләр дә таң калдыра
Яхшы шартларда нәтиҗәләр дә таң калдыра
Автор:Николай Покотило
Читайте нас: