Чишмэ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 ноябрь 2021, 14:36

Нәтиҗәләр бар, арытаба да эшләячәкбез

Көзнең соңгы аена аяк бастык, кыр эшләре тәмамланды һәм авыл хуҗалыгы елына йомгак ясар вакыт җитте.

Нәтиҗәләр бар, арытаба да эшләячәкбез
Нәтиҗәләр бар, арытаба да эшләячәкбез

Эрнес Кәримов, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары – авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы

Быел агросәнәгать комплексы өчен һава шартлары катлаулы булды. Әмма тырыш авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре барлык культуралардан мул уңыш алуга ирештеләр.

Чәчү кампаниясендә 52 агрегат катнашты, шул исәптән берьюлы берничә төрле эш башкарып 15 чәчү комплексы эшләде, шул рәвешле туфракта дым саклап калынды. 2010 елдан башлап авыл хуҗалыгы культураларының корылыкка чыдамлы интенсив сортларын һәм гибридларын чәчү буенча планга ярашлы эш алып барыла. Агымдагы елда 1138 тонна элита орлык сатып алынды, ул 5600 гектарда чәчелде, бу бөртекле культураларның гомуми мәйданының 13%ын тәшкил итә. Бу безгә һава шартлары начар булган быелгы елда яхшы уңыш алу мөмкинлеге бирде.

Шундый ук корылык булган 2010 елда 37 мең тонна ашлык җыеп алынган булса, быел район хуҗалыклары 79,8 мең тонна, һәр гектардан якынча 18,2 центнер  уңыш алды, бу, шул ел белән чагыштырганда, ике тапкырга күбрәк. Ә «Агро-Альянс» җәмгыятендә гектар куәте – 24,3 ц, «Нерал-Чишмә»дә – 21,8 ц, «Агропромбизнес»та 19,8 центнер тәшкил итә.

Районда 11 хуҗалык шикәр чөгендере үстерү белән шөгыльләнә, шуларның алтысы – крестьян-фермер хуҗалыклар. Агымдагы елда 171 мең тонна татлы тамыр җыеп алынды. Бу безнең республика буенча иң яхшы күрсәткеч. Район буенча иң югары күрсәткечләр «А. Ә. Әсәдуллин»  КФХда, биредә һәр гектардан 375 центнер, «Нерал-Чишмә» җәмгыятендә – 334,3 ц, «Башкир-агроинвест»та 312 центнер уңыш булды.

Көнбагыш 12,8 мең тонна җыеп алынды, бу үткән елга караганда ике мең тоннага күб-рәк, район буенча гектар куәте 16,3 центнер тәшкил итте. «Агропромбизнес» җәмгыяте иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, анда уңыш гектарыннан 31 ц, «Нерал-Чишмә»дә – 25,7 ц, «Башкир-агроинвест» җәмгыятендә 21,4 центнер тәшкил итте.

Урак белән беррәттән 2022 ел уңышына нигез салу буенча да эшләр барды. 8542 гектар мәй-данда уҗым культуралары чәчелде, 33 мең гектарда туңга җир сөрелде, 18 мең тонна табигый ашламалар кертелде. Барлык хуҗалыкларда җитәрлек күләмдә орлык хәзерләнде.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре кирәкле күләмдә тупас һәм сусыл мал азыгы үстереп, терлекчелек тармагы ихтыяҗын тулысынча тәэмин иттеләр.

Районда терлекчелек берничә юнәлеш буенча: сөт һәм ит юнәлешендәге терлекчелек, атчылык, сарыкчылык, дуңгызчылык, кошчылык үсеш ала, шулай ук спорт өчен атлар үрчетелә. Терлекчеләрнең фидакарь хезмәте, шулай ук токымлы маллар асрауга, терлекләр һәм продукция җитештерү өчен җиһазлар сатып алуга дәүләт ярдәме күрсәтелү нәтиҗәсендә сөт сату да, мал-туар саны да арта.

Бүгенге көндә районда сөт юнәлешендәге сигез хуҗалык бар. Быел, һава торышы начар булуга карамастан, терлекчелек буенча күрсәткечләр үткән ел дәрәҗәсендә булачак, ел йомгаклары буенча һәр сыердан 4600 центнер сөт савып алынды.  Сөт юнәлешендәге терлекчелектә агымдагы елның тугыз аенда һәр сыердан 6144 кг сөт савып «Нурис» җәмгыяте алда бара.

Моннан тыш, токымлы маллар үрчетүче хуҗалык статусына ия булган «Нурис» җәмгыятенә 2021 елда 7060000 сум субсидия бирелде. Шулай ук башка хуҗалыклар да сөт җитештерүгә субсидия алдылар.

Безнең районда «Новотроицкий» җәмгыяте», «Д. С. Идиятуллин» һәм «Р. Ә. Шәмсетдинова» крестьян-фермер хуҗалыклары ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Дүрт хуҗалыкта сарыклар үрчетелә, аларда җәмгысы 10 мең баш сарык асрала. «Зайцев» крестьян-фермер хуҗалыгы турында әйтеп үтәсем килә, анда авыл халкы даими коллективта эшли, сарыкларны асрау һәм ашату технологиясе үтәлә. Хуҗалыкта барлыгы 1240 мөгезле вак терлек, шул исәптән 500 баш ана сарык асрала. 2021 елда биредә романов токымлы ун тәкә, шулай ук йөк төягеч-манипулятор сатып алынган. Маллар санын 3000 башка кадәр җиткерү планлаштырыла.

Дүрт хуҗалык атларны көтүдә йөртеп асрау белән шөгыльләнә. «Д. С. Идиятуллин» крестьян-фермер хуҗалыгында – 500, «Новотроицкий» җәмгыятендә – 261, «Р. Ә. Шәмсетдинова» КФХда 17 ат асрала. «Д. С. Идиятуллин» һәм «Ф. В. Йосыпов» крестьян-фермер хуҗалыклары кымыз ясау белән дә шөгыльләнәләр. «Д. С. Идиятуллин» КФХ, «М. М. Әхмәтшин» шәхси ярдәмче хуҗалыгы, «Мир» җәмгыяте спорт ярышларында катнашу өчен башкорт токымлы атлар үрчетә.

«Башкортстан ит компаниясе» җәмгыятендә ябык режимда 84000 баштан артык дуңгыз асрала.

Биш хуҗалык җитди рәвештә кошчылык белән шөгыльләнә. Болар – «Юбилей» токымлы кошчылык җәмгыяте, «Әһли» крестьян-фермер хуҗалыгы, «И. Р. Ишмөхәммәтов» шәхси ярдәмче хуҗалыгы һәм

«Башкорт казы» җәмгыяте. «Юбилей» җәмгыятендә якынча 100000 бройлер асрала.

Районда шулай ук сөт эшкәртү дә үсеш алган, «Чишмә сөт заводы» һәм «Нур-Агро» җәм-гыятьләре сөт җитештерә, ә «Агро-Альянс» җәмгыяте һәм «Родничок» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы кымыз ясау белән шөгыльләнә.

Милекчелекнең барлык төрендәге авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдында машина-трактор паркын камилләштерү һәм яңарту буенча планлы эш алып бару бурычы тора.

Дүрт ел эчендә хуҗалыклар тарафыннан 772 млн 312 мең сумлык 249 берәмлек, шул исәптән 2021 елның 10 аенда 374 млн 822 мең сумлык 64 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган.

«Чишмә җиләк-җимеш питомнигы» авыл хуҗалыгы предприятиесе коллективы нәтиҗәле эшли. Әлеге вакытта «Башкортстан Республикасы территориясендә интенсив типтагы бакчалар үстерү» проектына ярашлы, 32 гектарда алма бакчасы, тамчылап су сибу ысулын кулланып сигез гектарда яңа сорт бакча җиләге, дүрт гектарда үзләрендә үстерелүче җиләк сортлары, 9,6 гектарда кара карлыган, 5,8 гектарда башка җиләк культуралары утыртылды. КФХ башлыгы Фәзил Маннанов 50 гектар мәйданда җиләк-җимеш питомнигына нигез салды.

Агымдагы елның тугыз аенда «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятендә 207 мең тонна көнбагыш һәм 11,7 мең тонна рапс эшкәртелде. 93,8 мең тонна көнбагыш мае, 7,9 мең тонна рапс мае, 85,9 мең тонна гранулалы түп җитештерелде. 11597,1 млн сумлык продукция сатылды.

«Чишмә шикәр заводы» җәмгыятендә 1 ноябрьгә 33462 тонна шикәр чөгендере хәзерләнде, 17155 тоннасы эшкәртелде, 670 тонна шикәр комы җитештерелде.

Агросәнәгать комплексы – район икътисадын үстерүче, эш урыннары булдыручы һәм халыкның тормыш сыйфатын күтәрүче төп чыганакларның берсе. Безгә уртак көч салып, авыл хуҗалыгында җитештерү күләмнәрен арттыру, авылда тормыш сыйфатын яхшырту һәм районның азык-төлек иминлеген тәэмин итү буенча күп эшләр башкарасы бар әле. Аграрчыларыбызның белеме, тәҗрибәсе, фидакарь хезмәте барлык бурычларны да үтәп чыгарга ярдәм итәр, дип ышанам.

Нәтиҗәләр бар, арытаба да эшләячәкбез
Нәтиҗәләр бар, арытаба да эшләячәкбез
Автор:Николай Покотило
Читайте нас: