Чишмэ
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Геройлар истәлегенә агачлар утыртылды

Чишмә районында берьюлы ике чара – «Яшел Башкирия» һәм «Хәтер бакчасы» экологик-патриотик акцияләр узды. Республика проекты һәм халыкара акция ил халкының җиңү яулавына һәм батырлыгына хөрмәт күрсәтү йөзеннән Бөек Ватан сугышы елларындагы вакыйгалар истәлегенә багышланды. «Яшел Башкирия» проекты Чишмә поселогында, Пионерлар һәм укучылар йорты янында үтте. Биредә миләш аллеясы булачак. Иртәнге якта алдан әзерләп куелган чокырларга махсус техника ярдәмендә зур агачлар утыртылды.

Геройлар истәлегенә агачлар утыртылды
Геройлар истәлегенә агачлар утыртылды

Агачлар утыртуда катнашкан район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров аларның корымыйча тамыр алып китүенә өмет белдерде.

«Патриот» паркында үткән чарага республика Башлыгы Радий Хәбиров та килде. Анда, Ришат Әнис улы хәбәр итүенчә, кырым наратлары һәм юкәләр утыртылды.

Акциягә Чишмә поселогындагы Ленин урамының 62-нче, Төзелеш урамының 24, Киров урамының 11-нче йортларында, шулай ук Яшьләр бистәсенең Кыр урамында күп фатирлы йортларда яшәүчеләр дә кушылдылар. Кыр урамында 50ләп юкә, ә Алкин-2 авылының Үзәк һәм Крючков урамнарында туя агачлары утыртылды.

Бу эш «Тораксервис» җәмгыяте һәм поссовет хакимияте белән берлектә оештырылды.

Яңавыл авылы янында да «Яшел Башкирия» һәм «Хәтер бакчасы» акцияләре барышында өч гектар мәйданда алты мең чыршы һәм карагай үсентесе утыртылды.

Әлеге изге эштә районның 22 оешмасыннан 150дән артык хезмәткәр катнашты. Алар кулларына көрәкләр алып, алдан әзерләнгән буразналарга 6000 төп үсенте утыртып чыктылар.

Акциядә «Җиңү волонтерлары» командасы составында катнашкан җиденче сыйныф укучысы Азамат Әсәдуллин, берничә елдан соң бу якларга килгәч, матур агачлар үсеп утыруын күрермен, дип ышаныч белдерде.

Ә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре, әлегә кадәр урман янгыннарын сүндерүдә катнашкан булсак, бүген исә урманнарны торгызырга ярдәм итәбез, дип билгеләп үттеләр.

 

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: