Чишмэ
+9 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Фидакарьләр һөнәре

30 апрельдә янгын сүндерүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Аның тарихы патша Алексей Романов янгынга каршы хезмәт булдыру турындагы указга кул куйган ерак 1649 елга барып тоташа. Ягъни, 375 ел элек янгын сүндерүгә бәйле катгый тәртип урнаштырылган. Шул вакыттан бирле күп нәрсәләр үзгәргән, әмма гомерен әлеге һөнәр белән бәйләгән кешеләрнең батырлыгы һәм фидакарьлеге үзгәрешсез кала. Дәвамын сайтта укырга мөмкин Фотода: БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны кисәтү үзәге инструкторы Илһомжон Ачилов, 16-нчы янгын сүндерү-коткару отряды начальнигы урынбасары Илья Яруков, караулда кизү торучылар Алексей Полев, Игорь Маломужев, Рәсил Юнысов, Денислам Хәйретдинов (сулдан уңга) 

Фидакарьләр һөнәре
Фидакарьләр һөнәре

20 апрельдә район гәзитенең «ВКонтакте» битендә архивтан алынган 1996 елгы фото куелды. Анда янгын сүндерү машинасы шоферы, әле булса шул депода эшләвен дәвам иткән Рәсил Юнысов та бар.

1993 елда янгын сүндерү бүлегендә дүртенче каравылга урнашкан булсам, бүгенге көндә дә шунда эшләп йөрим, дип сөйләде Рәсил Габделхәй улы. Бер урыннан икенче урынга күчеп йөрергә яратмыйм, биредә ярты гомер эшләгәч, өйрәнеп беттем инде. Җиңел генә булмады, әлбәттә, бервакыт пропан шартлап зыян да килде. Ул көнне трассада ут капкан машинаны сүндерергә бардык, ә кабинада газ баллоны булган. Шөкер, аякка бастым, дип берни булмагандай искә алды ул.

Рәсил Юнысовның тормыш юлындагы таянычлары хатыны, өч баласы һәм оныгы. Улы су асты көймәсендә хезмәт итә, зур кызы медицина хезмәткәре, ә кечесе архитектура факультеты студенты. Рәсил Габделхәй улы эштә күргән хәлләрдән чыгып, балаларына кечкенәдән көнкүрештә ут һәм электр приборлары белән эш иткәндә сак булырга өйрәткән.

Әлеге вакытта безнең районда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча 95-нче янгын сүндерү частенда 27 хезмәткәр һәм БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының янгыннарны кисәтү үзәге инструкторы Илхомжон Ачилов янгыннарга каршы көрәшә.

Дежур торучы диспетчер Рита Мөхәммәтшина сүзләренә караганда, бик авыр очраклар да була, әмма, янгын сүндерүчеләр кайвакыт гомерләрен куркыныч астына куеп, зур акча эшләү һәм өстенлекләргә ия булу өчен түгел, ә җаваплылык хисе тоеп үз эшен башкара.

Статистика буенча 2024 елда районда 45 янгын очрагы теркәлгән, өч кеше зыян күргән һәм бер кеше һәлак булган.

16-нчы янгын сүндерү-коткару отряды начальнигы урынбасары Илья Яруков хәбәр итүенчә, коллективта иң яшь хезмәткәр 1,5 ай элек кенә эшкә урнашкан, ә дүрт хезмәткәр пенсиядә булсалар да эшләп йөриләр. Безнең янгын сүндерүчеләр үз хезмәтен фидакарьләрчә башкара, дип кыю рәвештә әйтергә була.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: